(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар Казанның Фучик урамындагы су ташкынын видеога төшергән. Видеоны «Татар-информ»га вакыйга шаһитлары җибәрде. Шаһитлар сүзләренчә, видеоны Фучик урамында кичке сәгать бишләр тирәсендә төшергәннәр. Кадрларда урамның тулысынча су белән тулуы күренә. Автомобильләр су баскан юлдан бара, хәтта әкрен тизлек тә машинаны гидроһөҗүмнән коткара алмый. Видеода ачык капотлы берничә машина күренә. Җәмәгать транспорты пассажирлары да судан зыян күрә — су автобус һәм троллейбус салоннарына керә. Социаль челтәрдән файдаланучыларның күбесе бу җәйдә диңгезгә бара алмаганга диңгез үзе безгә килгән, дип шаярта. Су басуның сәбәбе торба шартлау булырга мөмкин.