(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Фучик урамын су басу сәбәбе — суүткәргечкә зыян килү. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 18.35 сәгатьтә «Водоканал» диспетчерыннан ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Фучик урамындагы 105 б номерлы йорт янында суүткәргечкә зыян килүе турында хәбәр алынган.
Торба шартлау аркасында Алтан, Плодопитомник, Матур, Көнчыгыш һәм Привольный бистәләре йортларында, шулай ук күпфатирлы 506 йортта, 45 балалар бакчасында, 17 мәктәптә һәм ике хастаханәдә салкын су басымы киметелгән.
Күпфатирлы йортларның югары катларында яшәүчеләр өчен су китерү оештырылган.
Хәзерге вакытта суүткәргечнең зыян күргән участогы ябылган. «Водоканал»ның өлкән инженеры мәгълүматларына караганда, су штатлы режимда бирелә.
Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез шаһитларның Казандагы Фучик урамын су басуын видеога төшергәннәрен хәбәр иткән иде.