(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 2020 елгы БДБ илләре уеннарын график нигезендә үткәрү планлаштырыла, ярышларны башка вакытка күчерү әлегә каралмый. Бу хакта Россия спорт министры Олег Матыцин БДБ илләрендәге беренче уеннарга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча БДБ дәүләтләренең физик культура һәм спорт белән идарә итү дәүләт органнары җитәкчеләре киңәшмәсендә әйтте. ТАСС агентлыгы шул хакта язды.
«Без уеннарны 4-11 сентябрьдә үткәрергә планлаштырабыз, хәзерге вакытта үзгәрешләр көтелми. Транспортка килгәндә, катнашучыларның чартер рейслары белән килүе, мөгаен, оптималь карар булыр. Әлбәттә, без кешеләр чартер рейслар белән бер үк көнне килеп, бер үк көнне китсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — ди Матыцин.
БДБ илләренең беренче уеннары 2020 елның 20-27 августында Казанда узар дип ниятләнгән иде. 22 спорт төре буенча ярышларда 14-23 яшьлек спортчылар катнашыр дип көтелә. 280 комплект медаль уйнату планлаштырыла.
Катлаулы эпидемиологик вазгыять аркасында уеннарны сентябрьгә күчерү тәкъдиме эшләнде. Хәзерге вакытта ярышларны уздыру бу елның 4-11 сентябрь көннәренә планлаштырылган.