«Я буду любить тебя всё лето», — это звучит куда убедительней, чем «всю жизнь» и — главное — куда дольше! (Марина Ивановна Цветаева)
Азәрбайҗан белән Әрманстан арасында бәрелеш нәтиҗәсендә өч хәрби һәлак булуы әйтелә.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Дистанцион режимда эшләүче РФ гражданнары, мисал өчен, электр энергиясенә тотылган чыгымнарын кире кайтара алачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр пакетын хуплады. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Проект авторларының берсе – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенко сүзләренчә, өйдә эшләүче хезмәткәр электр энергиясе һәм шәхси компьютер амортизациясе чыгымнарына компенсация сорый ала. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның яңа дулкыны күтәрелүе өч факторга бәйле. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты профессор Владимир Чуланов санап чыкты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. «Эпидемиянең үсеш динамикасы, шул исәптән авыруларның яңа күтәрелүе — икенче дулкын, өч гади факторга бәйле: инфекция чыганагы (авыручылар), кабул итәрлек организм (сәламәт, әле авыруны кичермәгән кешеләр) һәм инфекцияне башка кешеләргә йоктыру өчен махсус шартлар булу»... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчү торган талгын җил көтелә. Көндез һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Алабуга балалар бакчаларына татар телендә сөйләшә торган курчаклар комплекты тапшырдылар. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Татарча сөйләшә торган курчаклар комплектлары шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге барлык 44 балалар бакчасына кайтарылган. Татар теле укытучысы Гүзәлия Әхмәдгалиева мәдәният министрлыгыннан бирелгән бүләкне үз дәресләрендә куллана башлаган. Курчаклар балаларга бик ошады, дип билгеләп үтте Гүзәлия Әхмәдгалиева. «Әлеге курчаклар милли татар колоритын бик яхшы чагылдыра. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). РФ Үзәк Банкында Интернетта адрессыз реклама аша финанс мошенниклыгының яңа схемасын ачыклаганнар. Бу хакта Россия Банкының намуссыз практикаларга каршы көрәш департаменты җитәкчесе Валерий Ляхка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Гражданнарны җәлеп итү өчен, җинаятьчеләр адрессыз финанс рекламасыннан файдалана башлады, дип хәбәр итте белгеч. Әлеге реклама төре билгеле бер даирәгә түгел, ә массакүләм аудиториягә юнәлдерелгән. Шулай ук ул, гадәттә, конкрет керем төре яисә инвестицияләр турында сөйләми... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары «). Тәтеш районында белем бирү оешмаларына һәм үзәк китапханәгә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» дип исемләнгән китапны тапшыру тантанасы булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Китапларны тапшыру акциясе Тәтештәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда райондагы оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә узды, диелә әлеге хәбәрдә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Яңа Сихтермә авылы янында федераль программа нигезендә зур буа төзелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. Төзелеш эшләрен Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки ПМК «Мелиорация» алып бара. Әлеге буа мул су чыганагы булачак. Аны быел эшләп бетереп файдалануга тапшырырга да җыеналар. Буа «Хузангай» җәмгыятенең мең гектардан артык кырларын сугару өчен хезмәт итәчәк. Шулай ук биредә балык үрчетү планнары да бар, диелә әлеге хәбәрдә.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). Яшел Үзән сөт комбинаты районның үзәк хастаханәсенең медицина персоналына үз продукциясе җыелмаларын тапшырды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә. Һәр медицина хезмәткәре 5 килограмм авырлыктагы бүләк алды. «ЗМК» азык-төлек җыелмасы составында — йомшак эремчек, май, сөт, кефир, каймак, «Очень важная корова» сөт өсте, эремчек һәм «Обнимама» балалар сөте, катык һәм эретелгән «Васькино счастье» эретелгән сыры бар. Медперсоналга бүләкләрне смена тәмамлангач тапшырдылар. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә лаек булды һәм «Рено Дастер» автомобиле белән бүләкләнде. Аңа бүләкләрне Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матубагт хезмәте хәбәр итә. Раиф Вәлиев искиткеч оештыру сәләтенә ия. Аның җитәкчелегендә җәмгыятьтә яңа технологияләр кертелә... Читать дальше...
Татарстан хокуклары тагы да кысыла. Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры килергә мөмкин ди белгечләр. Республика үзенең Конституция мәхкәмәсен, Дәүләт шурасы һәм президент атамаларын һәм дә мәгариф системын тулысынча югалтырга мөмкин.