(Казан, 13 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). Яшел Үзән сөт комбинаты районның үзәк хастаханәсенең медицина персоналына үз продукциясе җыелмаларын тапшырды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.
Һәр медицина хезмәткәре 5 килограмм авырлыктагы бүләк алды. «ЗМК» азык-төлек җыелмасы составында — йомшак эремчек, май, сөт, кефир, каймак, «Очень важная корова» сөт өсте, эремчек һәм «Обнимама» балалар сөте, катык һәм эретелгән «Васькино счастье» эретелгән сыры бар.
Медперсоналга бүләкләрне смена тәмамлангач тапшырдылар. Дежурлыкта булганнар һәм шәхсән азык-төлек җыелмасын ала алмаганнар «ЗМК» АҖ хезмәткәрләрен бүлекчә тәрәзәләреннән сәламләделәр.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына һәм районның башка предприятиеләренә ярдәмнәре, моментның мөһимлеген аңлаулары өчен рәхмәт!» — диде баш табиб вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәммәтдинов.