Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр

(Казан, 13 июл, «Татар-информ»). Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр. «Аксу Агро» ширкатенең «МЮД» бүлекчәсендә авыл хезмәтчәннәре ындыр табагы хуҗалыгын тәртипкә китерәләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ремонт эшләре, сортларга аеру машиналарын, ашлык чистарту, төяү агрегатларын көйләү төгәлләнеп килә. Бу эш белән машинистлар Рамил Сидуллин, Аркадий Наумов, Николай Тихонов, Владимир Петров, шулай ук ярдәмче хезмәткәрләр Юрий Иванов, Владимир Молоткин, эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев шөгыльләнә. Руфия Вафина, Лилия Исламова, Илсөяр Исламова территорияне тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр -җирле халык. Эш көне иртәнге сәгать 7дән башлана, 4тә тәмамлана. Ындыр табагын урып-җыю чорына әзерләү барышын Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлекчәсе башлыгы Габдерәшит Гыйльметдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин яхшы бәяләделәр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «МЮД» бүлекчәсендә бөртекле культуралар 7 мең гектарга якын мәйданны били. «Бу ел игенчеләр өчен уңайлы. Быел бөртекле культуралардан мул уңыш көтәбез. Игенчеләр дә тырышты, шытымнар өчен дым да җитәрлек булды. Шуңа күрә без зур уңышка исәп тотабыз. Ындыр табагында тәҗрибәле, җаваплы, мондый вакытның мөһимлеген аңлый торган кешеләр эшли. Һәркем үз бурычын белә. Яңа уңыш ашлыгын кабул итәчәк бригадалар билгеләнде инде», — дип уртаклашты бүлекчәнең баш агрономы Фәрхать Сәмигуллов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus