Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиядә татар хирургы Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә дөнья күргән

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналының июль санында Төркиядә танылган татар хирургы һәм анатомия үсешенә зур өлеш керткән медицина профессоры Ибраһим Вәли Одарга багышланган мәкалә чыккан. Аны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог Роза Корбан әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде. «Одарны таныган барлык кеше аның дөрес, төгәл, эшчән, ярдәмчел булуын искәртә. Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай, мәсәлән, аның турында: „Мәрхүм бик пөхтә, эшчән кеше иде. Аның холкында дөреслек һәм төгәллек булды. Ихтыяҗы булган укучыларга ярдәм итте. Кешеләр белән самими иде. Соңгы елларда 2 тапкыр авыр операция кичерде. Шунда да өендә фәнни эшчәнлеген алып барды“, — дип язып калдыра», — ди ул. Айгөл Зара Кәбирова галимне Төркиядә искә алучылар барлыгын әйтте. «2016 елның февраль аенда Чанкыры шәһәре Ылгазда Профессор Ибраһим Вәли Одар конгрессы (1993 елда корылган Төрек анатомия һәм клиник анатомиясе оешмасының кышкы җыелышы) уздырылды», — дип мисал китерде ул. Ул, шулай ук, 2019 елның август аенда Истанбул Медиполь университетында үткән Халыкара анатомия конгрессында галимнең укучысы — профессор Сәмих Басканның «Анадолуның күкрәгеннән туган кояш» исемле чыгышы белән халыкара платформада искә алынуын да сөйләде. «Төркия татарлары да 2019 елның ноябрь аенда тууына 120 ел туу уңаеннан Роза Корбан оештырган „Исәннәрнең каберен, үлгәннәрнең каберен бел-2“ чара кысаларында Анкараның Каршыяка зиратына барып кабере янында дога кылды», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus