Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда төбәктә яшәүче 7 600 кеше ихтыяҗ булган һөнәрләрне бушлай үзләштереп, эшкә урнаша ала. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юнәлешләр арасында машина йөртү белгечлекләре, медицина ярдәме, программа идарәсе булган станокларда эшләү, ясалма фәһем өлкәсендәге белгечлекләр һәм башкалар бар. Инде 1477 кеше укый башлаган, ә 184 кеше курсларны уңышлы тәмамлаган. Узган еллар йомгаклары буенча, укулардан соң эшкә урнашу яки мәшгульлекне саклап калу 80 проценттан артып китә.
Һөнәри яңадан әзерләү программасы гражданнарның киң даирәсен: пенсионерларны, балалы хатын-кызларны, инвалидларны, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, эшсезләрне һәм 35 яшькә кадәрге яшьләрне иңли. Катнашучылар «Россия эше» порталында тәкъдим ителгән 73 белем бирү программасының берсен сайлый ала, шуларның бишесе бары тик махсус операция катнашучылары өчен генә.
Укыту көндезге форматта да, дистанцион технологияләр кулланып та үткәрелә. Курслар 72 сәгатьтән 6 айга кадәр дәвам итә. Программаны уңышлы тәмамлау нәтиҗәләре буенча, курсларны тәмамлаучылар квалификация турында рәсми документлар ала, алар эшкә урнашуга юл ача.
Программада катнашу өчен «Россия эше» порталы аша гариза бирергә, мәшгульлек үзәгендә һөнәри ориентация узарга һәм укудан соң эшкә урнашу турында килешү төзергә кирәк.