(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 87 очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе читтән кертелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утыз бер кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 30дан 50 яшькә кадәр булганнар арасында — 23 һәм 21 кеше. Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 38 кеше чир йоктырган. Читать дальше...
Климатическая норма окажется превышена приблизительно на 8–10 градусов.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Февраль аенда Татарстанны аномаль җылы һава торышы көтә. «Республикада һава торышы тотрыксыз булачак: циркуляция шартлары үзгәрә, безгә җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль ае температура күрсәткечләре буенча нормадан 8-10 градуска югарырак булуы көтелә», — диде Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев. Метеоролог хәбәр итүенчә, аерым алганда, кышның өченче ае башы да бик җылы булачак. Читать дальше...
Камилне узган шимбәдә протест чарасында чыгуда гаепләмәкчеләр.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан трассасында ике автомобиль бәрелешкәннән соң ике зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, кичә иртән Лениногорск районында Зәй-Каратай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда ике автомобиль бәрелешкән, шуннан соң аларның берсе юлдан читкә чыгып киткән. Ике машина кузовына да җитди зыян килгән. Шаһитлар сүзләренчә, авариядә бер автомобильдә ике кеше зыян күргән. Ирне һәм хатын-кызны төрле җәрәхәтләр белән җирле хастаханәгә алып киткәннәр.
Какие планы, задачи ставятся в этом году перед земледельцами района? Об этом корреспондент «Нурлат-информа» побеседовал с начальником производственно-маркетингового отдела управления сельского хозяйства и продовольствия района Фаилем Ивандеевым.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда хаҗ үткәрү форматы Согуд Гарәбстаны тарафыннан хаҗилар киләчәк барлык илләрдәге коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, бу хакта Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстаны Генераль консулы Баһаветдин Алиев, 28 гыйнварда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашу вакытында сөйләде. Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте... Читать дальше...
Хакимиятләр белән килештерелмәгән урам җыеннары куәт оешмалары вәкилләре басымы шартларында бара, чараларны булдырмау өчен хакмият зур көч куйды.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 4 мартта Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте буенча «Отряд Таганок» фильмы киң прокатка чыга. «Башинформ» фильм турында биш кызыклы фактны атады. Фильм төшерү 2018 елда башлана һәм бер елга якын дәвам итә. Кастингны 500дән артык яшь актерүткән. Нәтиҗәдә Илдар Биккулов (Габдулла), Руслан Кадаев (Айдар), Арслан Галиев (вәзир), Ильяс Киньябулатов (Якуп) сайлап алына. Малайларның актерлык тәҗрибәсе юк. Фильмның төп төшерүләре Башкортстан Республикасының Гафури районы Толпар авылында узган. Читать дальше...
Они продемонстрировали интересный мастер-класс по выращиванию витаминной зелени на подоконнике, а его урожай можно начинать собирать уже через 2 недели.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия табиблары диспансерлаштыру вакытында онкологик авыруларны ачыклаган өчен стимуллаштыра торган түләүләр алачак. Мондый карар 28 гыйнварда РФ Министрлар Кабинеты утырышында кабул ителде. «Күрсәтмә проектын кабул итү диспансерлаштыру барышында халыкның онкологик авыруларын ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләрен финанс ягыннан кызыксындыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә Хөкүмәтнең рәсми сайтында. Моннан тыш, утырышта Мәҗбүри медицина иминияте территориаль... Читать дальше...
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Синоптиклар бераз кар, шулай ук көчле җил һәм буран фаразлый. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -4тән +1 градус тирәсендә булачак.
Для участия в обучении необходимо предоставить документы до 2 февраля 2021 года.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Кама районының Борок авылында тантаналы рәвештә башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк ачылды. Авыл халкы «Боровичок» дип атаган яңа бина 14 укучыга һәм 15 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән. Балалар бакчага 1 февральдән йөри алачак, ә мәктәп үз эшен 1 сентябрьдән башлаячак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Биредәге элеккеге мәктәп 1938 елда төзелгән булган һәм аны, артык искерү сәбәпле, 2014 елда япканнар. Читать дальше...
(Нурлат, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Нурлат —информ») . Хәзерге вакытта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенең бер буш бүлмәсендә ремонт эшләре бара. Биредә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты урнашачак. Узган Рамазан аенда санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында ифтар мәҗлесләре үткәрмичә, мөхтәсибәттән үзәкләшкән рәвештә азык-төлек җыелмалары таратуны оештырганнар иде. Бу изге гамәл барышында районда авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз яшәүче кешеләрнең, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең булуы ачыкланды. Читать дальше...
(Кукмара, 31 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмарада семинар 2020 елда сөт саву буенча рекордлы күрсәткечләр өчен (тәүлеккә 300 тонна) районга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү белән башланып китте. Бу бүләк, бер яктан, зур дәрәҗә булса, икенчедән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына тагын да зуррак бурыч һәм җаваплылык йөкләде. «Президент Рөстәм Миңнеханов безгә 2022 елда тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерүне, ә 2025 елда көнгә 500 тонна сөт савуны бурыч итеп куйды. Читать дальше...
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Югары Ослан район үзәк китапханәсендә актриса Асия Хәйруллинаның (1921-2004) гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә ачылды. Асия Хәсән кызы — Югары Ослан районында туып-үскән, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Китапханә хезмәткәрләре «Сәхнә остасы Асия Хәйруллина. Кызыл Байрак кызы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләгән. Бу хакта «Волжская новь» газетасы яза. Экспозиция кунаклары Асия Хәсән кызының тормышы һәм иҗаты турында материаллар белән таныша алачак. Читать дальше...
(Тәтеш, 31 гыйнвар, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе янында хоккей тармасы эшләп куйганнар. бу эшләрне гамәлгә ашырырга район башлыгы Рәмис Сафиуллов хәбәр иткән. Шугалакны урнаштыруда, ремонтлауда районның спорт мәктәбе коллективы, район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин ярдәм иткән. Олы Тархан урта мәктәбе коллективы тартмачыкны матур төсләргә буяп куйган. «Татарстан» агрофирмасы хезмәткәрләре, Ирек Дульдиев җитәкчелегендәге... Читать дальше...
Башкортстанда татар, чуаш, мари һәм удмурт телләре һәм әдәбиятыннан 9-11 сыйныф укучылары арасында олимпиада узды. Анда барлыгы 292 укучы катнашты, шуларның 189ы – татар балалары. Олимпиада онлайн узды, ябу чарасы шулай ук онлайн оештырылды.
(Нурлат, 31 гыйнвар, «Татар-информ», « Нурлат-информ »). Нурлатның Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә «Минем гаиләм шәмаиле» дигән күргәзмәне ачу тантанасы булды. Нурлатта ул беренче тапкыр оештырылды, анда йөзгә якын шамаил тәкъдим ителде. «Күргәзмәгә без дүрт номинация кысаларында гаиләләрдә сакланып калган борынгы шәмаилләрне, аларның фотосурәтләрен, гаилә туграларын һәм „Шәмаил — нәселем тарихы“ дигән тема буенча иҗади әсәрләр кабул иттек. Биредә тупланган шәмаилләрнең иң борынгысы 19 гасырда язылган»... Читать дальше...
Пандемия дәвам итү сәбәпле, зур студияләр кинотеатрларга яңа фильмнар чыгарырга һаман ашыкмый. Шулай да, кинода карарлык берничә кызыклы фильм бар. Шулай ук стриминг хезмәтләре дә кызыклы сериаллар тәкъдим итә.