Сегодня на сходах, прошедших в Ново-Иглайкинском сельском поселении и в микрорайоне “Нижний Нурлат” приняли участие куратор района, министр экологии и природных ресурсов РТ Александр Шадриков и глава района Алмаз Ахметшин.
Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә “Минем гаиләм шәмаиле” дигән күргәзмәне ачу тантанасы булды. Нурлатта ул беренче тапкыр оештырылды. Күргәзмә бер атна дәвамында эшләячәк.
На сходе жители поселения подвели итоги прошлого года и обсудили планы на нынешний.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән. «Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга ... Читать дальше...
Коронавируска каршы вакцинада дуңгыз желатины булган очракта, мөфтият голәмәләр шурасын җыячак.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң татар язучысы Фатих Әмирханга карата карашлар үзгәреп, әдипнең иҗаты күләгәдә калды дип саный. «Аңа либерал-буржуаз язучысы дигән мөһер тагалар һәм аның социализм төзелеше елларында әдәбият һәм җәмгыять өчен кирәге калмый. Яңадан әдәбиятка кайта башлавы 1960 елда булган "җепшеклек чорын"нан соң булды. Фатих Әмирхан Габдулла Тукай белән яшьтәш, аларның икесенең тууына быел 135 ел. Читать дальше...
На собрании трудового коллектива учреждения профобразования - министр экологии и природных ресурсов РТ Александр Шадриков и глава района Алмаз Ахметшин.
31 гыйнварда Навальный тарафдарлары янә протестлар уздыру турында белдерде. Башкортстан хакимияте бу көнгә Элвин Грейның бушлай концерты, чәчтарашханәләрдә, мунчаларда ташламалар, ит ярминкәсе һәм башка бик күп чаралар әзерли. Хәтта IРhone 12 дә уйнатачаклар.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Хәдис-шәрифтә: „Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр“, дигән юллар бар. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана», — дип сөйләде Тимергали... Читать дальше...
Сегодня министр экологии и природных ресурсов Республики Татарстан Александр Шадриков в сопровождении главы района Алмаза Ахметшина побывал в Нурлатском аграрном техникуме.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Диния нәзарәте коронавирустан вакциналарның хәләл булуын ачыклау өчен җитештерүчеләргә сорау җибәргән. «Кешеләрдән бик күп сораулар килә, шуңа баш каткан. Кулланырга ярыймы-юкмы дип сорыйлар. Без җитештерүчеләргә сорау җибәрдек, хәзер җавап көтәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин. Ирек хәзрәт сүзләренчә, составында дуңгыз аксымы яки спирт булган дарулар хәләл дип саналмый. Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике ел эчендә дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасына 246 млн сум акча тотарга ниятлиләр. «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын финанслауның гомуми күләме ТР бюджеты акчасы исәбеннән 1 270,689923 млн сум тәшкил итә, — дип хәбәр ителә хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документларда. 2021 һәм 2022 елларда программага 123,41 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Программада барлыгы җиде төп бурыч куелган... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев халык массалары тарихта төп рольне уйный дигән фикер белән килешми. «Советлар Союзы заманында безне халык массалары тарихта төп рольне уйный дип өйрәттеләр. Чынлыкта, тарих шәхесләрдән тора, прогрессны шулар билгели. Халык шәхесләр артыннан ияреп бара», — диде Искәндәр Гыйләҗев. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында татар халкының бөек... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 1,9 меңгә якын медицина хезмәткәре республикада яшәүчеләргә яңа коронавирустан вакцинация узарга ярдәм итә. «1 896 медицина хезмәткәре вакцинация процессында эшли», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Шул ук вакытта министр урынбасары бу прививка кампаниясендә эшләүчеләрнең соңгы саны булмавын әйтте. Мондый хезмәткәрләр саны... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстанда 18-25 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе арткан. АИ-92 маркалы бензинның литры – 12 тиенгә (моңарчы 42,54 сум булса, хәзер 42,66 тиенгә җиткән), АИ-92 исә 10 тиенгә (45,90 сумнан 46 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгының бәяләре (литры 53,35 һәм 47,48 сум) үзгәрешсез калган. Россиядә исә 2021 елның 18-24 гыйнвар аралыгында бензинның уртача бәясе 13 тиенгә арткан, диелә Росстат материалларында. Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда төп сүз агымдагы елда ремонт-төзекләндерү эшләрен уңышлы рәвештә башкарып чыгу, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыру, яшьләрдә туган телгә, сәламәт яшәү рәвешенә, милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү хакында барды. Камил хәзрәт шәкертләрнең кышкы сессия барышында имтиханнарны тапшыру нәтиҗәләре... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм «Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар Баязитов хезмәттәшлек турында килешү имзалады. «Алга таба алар мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү һәм социализацияләү шартларын яхшырту эшләрен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Килешүне 28 гыйнварда Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Эксперт советы утырышында имзаладылар. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе оештырган чарада 80ләп экспонат тәкъдим ителде.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Алман галиме Михаэль Фридерих Дәрдмәндне дөнья шагыйре дип атаган. Бу турыда журналистларга Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтте. «Михаэль Фридерих төрки телләр белгече, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүче танылган алман галиме һәм язучысы. Аның Дәрдмәндкә багышланган монографиясе дә чыкты. Ул Дәрдмәндне бөек американ шагыйре Уолт Уитмен белән бер сафка куеп бәяли. Мин ул материалны татар теленә тәрҗемә итеп... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле аппарат хезмәткәрләре мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә үткәрә. «Сишәмбе, 2 февральдә, Татарстанда "Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру"га багышланган кайнар элемтә эшләячәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда яшәүчеләр мәктәптә туклану буенча... Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең «Туган ил» программасы белән республика авылларына гастрольләргә чыга. 1 февральдән ансамбльнең мәдәни марафоны старт ала. Концертлар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтә, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Коллективның «Туган ил» программасына вокаль-хореографик композицияләр, татар халык җырлары һәм ансамбльнең алтын фондыннан попуррилар кергән. Программада «Туй» музыкаль-хореографик спектакленнән номерлар да бар. Читать дальше...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә татарлар гопник телендә сөйләшә, дип саный сәясәтче, «ТатПолит» концептуаль мәйданчыгы җитәкчесе Руслан Айсин. «Тел — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә торган бер могҗиза. Тел үсми, ул гел деградацияләнә. Йөз ел элек татарлар сөйләшкән тел хәзергесеннән нык аерыла. Без хәзер сөйләшкән тел ул вакытта "гопниклар" теле иде. Димәк, кызганычка каршы, без гопниклар телендә сөйләшәбез», — дип белдерде Руслан Айсин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
Дом дружбы народов реализует новый многонациональный проект для школьников и дошкольников по знакомству с языками народов, проживающих в Республике Татарстан, «Родной язык – гордость народа».
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына булачак сайлауларда легитимлыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итү мөһим. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. «Төп бурыч — сайлау процессының максималь ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү. Сайлауларның легитимлыгы — безнең барлык гамәлләребезнең мөһим өстенлеге. Узган ел кампания вакытында безнең ачыклыкка гаҗәпләнделәр. Моннан тыш, Татарстан мәгълүмат ачыклыгы буенча төбәкләр арасында беренче өчлеккә кергән. Читать дальше...