(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «21 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. Өчесе – 18 яшькә җитмәгән. Читать дальше...
Казан шәһәрендә билингваль белем бирү үсеш ала дип хисап бирде мэрия вәкиле.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Төнлә Татарстанның Кукмара районында балалар бакчасына ут төрткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын бүген төнге берләр тирәсендә Адай авылындагы балалар бакчасында чыккан. Ут белән көрәшүчеләр урында бакча бинасының тышкы диварына ут кабуын ачыклаган. Ялкын телләренең бөтен бинага күчү куркынычы килеп туган. Ут белән көрәшүчеләр тырышлыгы белән янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән... Читать дальше...
Аерым алганда, сүз “ят агент”лар һәм “Митинглар турында”гы кануннар турында бара.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда Казанның 130нчы мәктәбендә булган хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән читләштергәннәр. Бу хакта Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Ашханәдә булган хәл – һич тә ярамый торган гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сурәтләгән фактны таныды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәптә укучы бер баланың әнисе язган хәбәр чыккан иде. Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә янгын чыккан офис бинасыннан бер хатын-кызны коткарганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 18.40 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Җәлил урамындагы 11нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урында ачыкланганча, ялкын телләре дүрт катлы административ бинаның өченче катында мебель һәм техниканы ялмап алган. Ут белән көрәшүчеләр төтен белән тулган бүлмәдән махсус битлек ярдәмендә 61 яшьлек хатын-кызны урамга алып чыккан.
Сегодня утром на улице Ленинградская прошла операция «Тоннель».
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Tatarstan News редакциясе тәкъдим иткән видеода 56 елдан соң Казанның нинди булачагы күрсәтелгән. CYBERTAT 2077 дип аталган роликта Татарстан башкаласындагы биналарны күрергә мөмкин, алар гаять зур голограммалар һәм оча торган автомобильләр белән тулыландырылган. Ә киләчәктәге барга кереп баручы кешенең баш очында «Өчпочмак радар» дигән сүзләр ялтырый. Ролик авторлары вәгъдә иткәнчә, 2077 елда Казанда 7,5 миллионнан артык кеше һәм 1 миллионнан артык киборг яшәячәк. Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Коронавирус пандемиясе туризм үсешенә тискәре йогынты ясады. Татарстан да искәрмә түгел: 2020 елда республикада – 1,9 миллион, 2019 елда 3,6 миллион кеше булган. Туристлар агымы 1,8 тапкыр азайган. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый мәгълүматлар китерде. «Апрель аенда ике атна эчендә туристлар агымы нульгә төште, туризм исә икътисадның яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен илгә керүгә бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгарачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. «Тагын дүрт ил - Финляндия, Һиндстан, Катар һәм Вьетнам гражданнары өчен коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән Россиягә сәфәр кылуга бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылачак», - диелә РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында дөнья күргән документ текстында. Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Яз урталарына коронавирус йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары ике тапкыр кимергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә. «Яз урталарында коронавирус йоктыручылар саны, шулай ук үлем-китем очраклары азаер, күрсәткечләр ике тапкыр кимер дип көтелә. Әмма алга таба, язын гадәти күренеш буларак, инфекция эләктергән кешеләр саны тагын артырга мөмкин», - дип белдерде Тавадян. Читать дальше...
За прошлый год в республике также отремонтировали 255 км дорог по нацпроекту.
Тоткарланган 200дән артык кешенең кайберләренә штраф салынган, кайберләрен мәхкәмә берничә тәүлеккә сак астында калдырган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Президентына медицина җиһазлары булган икенче «Ансат» вертолеты сорап мөрәҗәгать итте. Бер ел эчендә «Ансат» вертолетында авыр хәлдәге пациентларны китерү өчен 193 очыш ясалган, 189 пациент эвакуацияләнгән. «Юл-транспорт һәлакәтләренә вертолет нибары 14 тапкыр очкан. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең йомгаклау утырышында безгә карата тәнкыйть яңгырады», — диде министр. Читать дальше...
“Башнефть” ширкәтенә керүче корылмада синтетик спирт сакланучы мичкә шартлаган диелә. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Кәкре Атауда күперне төзекләндерү, Биляр Озерода ял паркы төзү.Җыеннарда халык активлык күрсәтте.
В связи с ростом числа происшествий и погибших в результате ДТП детей-пассажиров в период с 26 января по 7 февраля 2021 года будет проводиться оперативно-профилактического мероприятия «Ребенок – главный пассажир».
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч мәктәп өчен туган тел һәм татар әдәбиятыннан сигез төрле яңа буын дәреслекләре әзерләгән һәм мәктәпләргә кайтарткан. Алар федераль исемлеккә кертелгәнче уку әсбабы рәвешендә кулланышта булачак. «Дәреслекләр 1-4 сыйныфлар өчен уку әсбаплары буларак мәктәпләргә декабрьдә кайтты. Бу эш Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән башкарылды»... Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс ала, бу пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне акрынлап гамәлдән чыгара башларга мөмкинлек бирде. Бу хакта Sputnik радиосы Россия Президенты Владимир Путинга сылтама белән хәбәр итә. Россия Студентлар көне уңаеннан югары уку йортларында белем алучылар белән очрашу вакытында дәүләт башлыгы илдә коронавирус йоктыручылар саны акрынлап кимүгә таба баруын искәртте. «Тулаем алганда, илдә эпидемиологик вазгыять акрынлап тотрыклы төс ала. Читать дальше...
В Нурлатском управлении автомобильных дорог состоялось ежегодное собрание трудового коллектива по итогам работы в 2020 году.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда алты эш бирүче йөздән артык вакансия тәкъдим итте. 31 эш эзләүче эшкә юллама алды. Әлмәттә яшәүчеләр 8.30 сәгатьтә вакансияләр белән таныша, эш бирүчедә әңгәмә уза ала иде. Бу турыда «Альметьевск ТВ» хәбәр итә. Мәшгульлек үзәгенең һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Лариса Журавлева аңлатканча, ярминкә эшсез гражданнар өчен үткәрелә. Анда мәшгульлек өлкәсендә төрле дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителә. Ярминкә алты предприятие вәкилләре катнашында узды. Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты 29 гыйнварда берничә чара уздырачак. Аерым алганда, Дуслык йортының зур залында Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милләт вәкилләреннән торган коллективлар һәм башкаручылар катнашында концерт булачак. Бу хакта йортның матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәхнәдә Татарстанда яшәүче 20 халык вәкилләре чыгыш ясаячак. Алар арасында — татарлар, руслар, чуашлар, марилар... Читать дальше...
В медицине раскрывали новый фактор в лечении сахарного диабета, который увеличит шансы на ремиссию.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты. Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды. Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы... Читать дальше...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең «Ирхам» мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чара Бөгелмә мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләре белән башланып китте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Рамил хәзрәт Коръән өйрәнүнең әһәмияте турында искә төшерде. Бәйгедә кырыктан артык бала катнашты. Аларның иң кечкенәсенә — 3, ә иң олысына 16 яшь иде. Катнашучыларның чыгышын шәһәр мәчете... Читать дальше...