(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинага зур ихтыяҗ күзәтелә, әмма препаратка кытлык юк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Халык, ниһаять, вакцинациянең әһәмиятен аңлады. Республикада бу процесс бик актив бара, әмма препаратка кытлык юк», — дип ышандырды Лопушов. Аның сүзләренчә, татарстанлылар узган атнада прививканы аеруча актив (көн саен — 18 меңгә якын) ясаткан. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты, Омск өлкәсе губернаторы һәм төрле җирләрдә яшәүче битараф булмаган татарлар ярдәме белән Себердә янып беткән Каракүл авылы торгызыла. Бу хакта «Мәдәният» татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Радик Миңнехановка сылтама белән «Миллиард.Татар» порталы хәбәр итә. Авылда барлык торак йортларны һәм фельдшер-акушерлык пунктын торгызу якынча 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле күрсәтмәсеннән соң... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Махсус метаанализ юан эчәктә яман шеше булган пациентлар арасында хатын-кызларда исән калуга өмет зуррак булганын күрсәткән. Онколог Булат Гатауллин бу хакта Казанда онкологлар конференциясендә әйткән иде. «Тикшерү нәтиҗәләре колоректаль раклы пациентларның исән калып, күпмедер гомер яшәвендә хатын-кыз җенесе факторы мөһимлеген күрсәтә», — диде табиб. Аның сүзләренчә, гомумән алганда, яман шеш эпидемиологиясен карасак, хатын-кызларга караганда ирләрдә авырып китү куркынычы зуррак. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар телен камил белгән балалар журналистика юнәлешендә белем алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. «Кызганычка каршы, соңгы елларда КФУда татар телле журналистларны бюджет урыннары нигезендә әзерләү юк дәрәҗәсендә иде. Без татар журналистларын әзерләүне үз кулыбызга алдык. КФУ белән берлектә яңа укыту программасын ясадык. Татар телен камил белгән бала бюджет хисабына журналист була ала. Читать дальше...
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 14 июля 2021 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Корбан гаете көннәрендә хәйрия акцияләре үткәрәчәк. «Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, социаль һәм төзәтү учреждениеләренә 25 тонна корбан ите өләшү планлаштырыла», — диде Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Бәйрәмдә шулай ук «Без синең белән!» дигән акция кысаларында ике... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә булдырылган журналистларны укыту программасына Россиянең җиде төбәгеннән гаризалар килгән. «2020 елда „Татмедиа“ агентлыгы белгечләре белән берлектә журналистлар өчен яңа уку планын әзерләдек. Журналистикага бәйле предметларны һәм практика өлешен бүгенге көндә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче журналистлар алып бара. Гаризаларның күбесе Татарстанна килде... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр фаразлавынча, республиканың Актаныш районындагы авылларның берсендә исерек хәлдәге 39 яшьлек хатын-кыз 7 һәм 13 яшьлек ике кызын сәгать ярымнан артык мунча алдында бикләп тоткан. Ул балаларын шул рәвешле тәрбияләргә уйлаган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте. Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге 15 июльгә планлаштырылган Әдәби сабантуйның кичектерелүе турында хәбәр итә. «Соңгы вакытта, COVID-19 белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында массакүләм чаралар оператив штаб рөхсәте белән генә үткәрелә. Статистик мәгълүмат республикада һәм Җир шарының башка күп кенә төбәкләрендә эпидемиологик халәтнең начараюын дәлилли һәм оператив штаб Әдәби Сабан туен билгеләнгән датада үткәрмәскә, кичектерергә киңәш итте», — дип яза Берлекнең матбугат үзәге. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Хәзерге ата-аналар мәктәптә белем бирүгә карата бик тә игътибарлы һәм алар еш кына уку программасын формалаштыру процессына кирәгеннән артык тыкшына. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мондый хәл булмаска тиеш. «Элегрәк ата-аналар, балаларын мәктәпкә биргәндә, укытучыларга ышана, аларда баламны укытырлар да, тәрбия дә бирерләр дигән өмет бар иде. Хәзер вазгыять башкача. Шулай булса да ата-аналарның мәктәп программасын сайлауга бернинди катнашы юк. Читать дальше...
Широко и весело отметили праздник чувашской национальной культуры Уяв в Старых Челнах и Богдашкине.
В этот четверг, 15 июля, в клубе села Вишневая Поляна состоится презентация книги «Хроники Христорождественской церкви», посвященной местной святыне.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков мәҗбүри һәм нәзер корбаннарның аермасы турында сөйләде. «Нәзер корбаны — аерым гыйбадәт. Әгәр дә ул төгәл бер көнгә билгеләнмәгән икән, аны кайчан чалсаң да була. Ләкин кеше нисабка ия икән (быел ул 36 мең сум күләмендә билгеләнгән — Т-и.иск.) , ул, беренче чиратта, мәҗбүри корбанны чалырга тиеш», — диде Булат хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...
В Татарстане стартовала заявочная кампания на выплаты беременным женщинам и детские пособия.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта 2020/2021 уку елы имтиханнары нәтиҗәсе буенча республиканың алдынгы унбер мәктәбен атады. Алдынгылар рәтендә: Казанның 131нче лицее (80 баллдан югары тапшырылган 314 имтихан); Яр Чаллының 78нче лицее (261); Түбән Каманың 35нче лицее (195); КФУның Лобачевский исемендәге лицее (188); КФУның IT-лицее (171); Казанның 19нчы гимназиясе (166);... Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, корбанга малны хатын-кыз да чала ала. «Хатын-кыз үзе чалса да ярый. Шәригать моны тыймый. Монда хакларыбыз бертигез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенең: «Якын-тирәдә ир-атлар булмаган очракта, хатын-кыз үзе корбан чала аламы, юкмы?» — дигән соравына. Аның сүзләренчә, корбанга чалынасы малның нәрсә белән туклануы, итнең хәләллегенә тәэсир итми. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында лидер (тәүлегенә - 0,19 процент) булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, кичә республикада 43 кешедә коронавирус ачыкланган. Татарстаннан тыш, рейтингка Киров, Магадан, Орел өлкәләре, шулай ук Чувашия һәм Адыгея республикалары да кергән. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Татарстан Республикасы — 0,19 процент, 2. Читать дальше...
В Татарстане увеличился спрос на вакцину от ковида.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бары тик Әтнә районында БДИны бөтен укучы да уңышлы биргәнен әйтте. Башка районнарда имтиханны бирә алмаган берәр бала булса да, бар. «Бары тик Әтнә районы укучылары гына, минималь бусаганы үтеп, барлык фәннәр буенча БДИ бирә алды», — диде Илсур Һадиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында бер, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында икешәр... Читать дальше...
Рәсми саннарга караганда, Русиядә COVID-19 үлемнәренең пандемия башыннан иң зур күрсәткече теркәлде – 780 кеше.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган ел белән чагыштырганда, быел Казанда корбан чалу мәйданчыклары арткан. 2020 елда Татарстан башкаласында корбан чалу өчен унбиш махсус мәйданчык эшләде, агымдагы елда алар саны уналтыга җиткән . Оешмалар һәм мәчетләр исемлеген Иркен урамындагы «Билал» мәчете тулыландырган. Республиканың башка зур шәһәрләрендә һәм районнарында әлеге урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә. «Коронавирус инфекциясе беркая да китмәде. Корбан бәйрәмендә барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «12 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 20, Чаллыда — алты, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, тагын тугыз муниципалитетта берәр яңа очрак ачыкланган. Читать дальше...
Шулай ук Татарстаннан 1800 кешенең быел хаҗга бара алмый калуы хәбәр ителде.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчелегенә Казанның «Ривьера» аквапаркында балалар агуланганнан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү этаплары турында хәбәр итеп торырга кушты. «Татар-информ» агентлыгы кичә «Ривьера» аквапаркында алты кешенең (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агулануын турында хәбәр иткән иде. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаттылар. Аларның берсе Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята... Читать дальше...