(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчелегенә Казанның «Ривьера» аквапаркында балалар агуланганнан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү этаплары турында хәбәр итеп торырга кушты.
«Татар-информ» агентлыгы кичә «Ривьера» аквапаркында алты кешенең (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агулануын турында хәбәр иткән иде. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаттылар. Аларның берсе Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, аның хәле авыр, әмма тотрыклы.
Әлеге факт буенча «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.