В работе кампуса участвуют более 180 студентов из 16 стран и 17 регионов России.
Для профилактики коронавирусной инфекции в домашних условиях необходимо:
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Химград» кубогына җилкәнле яхталар ярышы быел беренче тапкыр уздырыла. Ярышның беренче этабы июнь аенда, икенчесе июльдә булса, өченчесе август азагында, ә финалы сентябрьдә үткәрелер дип көтелә. Бу хакта Татарстан җилкәнле спорт төрләре федерациясе җитәкчесе Альберт Садыйков хәбәр итте. «Химград» кубогына нигез узган ел ук салынды. Без җитәкчелек белән җилкәнле спортның милли лигасы турында сөйләштек. Шунда Татарстан җыелма командасы составына... Читать дальше...
(Зәй, 13 июль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). 12 июльдә «Уймак кыз» балалар бакчасында кече җәйге Олимпия уеннары узды. «Мондый спорт ярышлары, әлбәттә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны Олимпия хәрәкәтенә, җәйге спорт төрләренә җәлеп итү һәм, гомумән, балалар сәламәтлеген ныгыту өчен уйлап табылды», — ди өлкән тәрбияче Ирина Дубинина. Уеннарда дүрт команда катнашты, барысы да спортны яратуларын күрсәтте, шуңа күрә уеннарда көрәш җитди барды. Читать дальше...
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казансуның «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә балалар өчен яхта йөртү мәктәбе ачылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан җилкәнле спорт федерациясе җитәкчесе Альберт Садыйков хәбәр итте. Казансу елгасының «Казан» гаилә үзәге ягында яхтада йөрү территориясе ачылачак. Анда балалар өчен яхта йөртү мәктәбе белән бергә халыкка ял итү урыны да ясау күздә тотыла. «Хәзерге көндә балалар яхт-мәктәбе турында сөйләшүләр алып барыла», — диде ул. Читать дальше...
Татарстанда һәм Казанда телнең гамәли кулланылышы, мәктәптә татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүе, башка республикалар белән чагыштырганда Татарстандагы вазгыятьнең нинди булуы һәм башкалар турында әлеге мәсьәләләрне өйрәнүче социолог белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
(Тәтеш, 13 июль, «Татар-информ», « Тәтеш таннары »). Тәтештә Бөек Ватан сугышы геройларының һәйкәл-бюстларына QR-кодлар (объект турында мәгълүмат булган штрих код) урнаштырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан тәтешлеләрнең биографияләрен Тәтеш ягы тарихы музеенда, район газетасы язмаларында, һәм Тәтештәге Дан мемориалындагы бюстлардан — һәйкәлләрдәге табличкалардан QR-кодларны телефондагы махсус программа аша сканерлап белергә мөмкин. Республика проекты кысаларында QR-кодлы табличкаларны... Читать дальше...
(Чүпрәле, 13 июль, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәледә унөченче тапкыр «Мунчәли укулары» узды «Мунчәли укулары»ның башлангычына бөек татар драматургы Туфан Миңнуллин нигез салган иде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятны үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли укуларының дәрәҗәсе елдан-ел арта, масштабы да киңәя бара. Хәзер ул төбәкара дәрәҗәдә уза һәм быелгысына аның Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән һәм хәтта Мордовиядән дә дин әһелләре, кунаклар килде, диелә хәбәрдә. «Мунчәли... Читать дальше...
(Әлмәт, 13 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 8-11 июль көннәрендә Әлмәттә «Каракүз» этнофестивале узды. Фестиваль кысаларында узган чараларда Валерий Сюткин, Олег Митяев, Мот, Нурминский, Аигел төркеме, «Симфоническое кино» оркестры, Александр Городницикий, Андрей Кислицин чыгыш ясады. 9 нчы июль көнне әлмәтлеләр өчен «Animation Almet Fest"та анимацияләр буенча мастер класслар күрсәтелде, комикс-үзәк, тавышсыз кинотеатр эшләде. «Каракүз» скверында этник музыка фестивале узды. Рәсем ясау буенча мастер класслар... Читать дальше...
(Алабуга, 13 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 12 июльдә Алабугада Дәүләт Милләтләр Театрының иҗади лабораториясе эшли башлады. Бер атна дәвамында лабораториядә катнашучылар үз осталыкларын арттырачак һәм дүрт спектакльнең эскиз куелышы буенча эшләячәк. Алар 15 июльдән 18 июльгә кадәр Алабуга музейларында күрсәтелер дип көтелә. Тамашачыларга Александр Пушкин һәм Марина Цветаева әсәрләре буенча куелган спектакльләр тәкъдим ителәчәк. Махсус чакыру буенча теләге булган һәркем тамашачы була ала... Читать дальше...