В Татарстане в текущем году по национальному проекту «Безопасные качественные дороги» закупят 126 единиц общественного транспорта.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Миллион приз» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Аның буенча 60 яшьтән узган кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан өчен бүләккә карта яки 1 мең сумлык промокод алачак. Эксперт әлеге тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте, дип яза «Известия» газетасы. «Әлбәттә, бу вакцинация пунктлары янында өлкән яшьтәге кешеләрдән чират хасил итәрлек бюджет түгел. Шуңа да карамастан, прививка ясатырга җыенган кешеләр өчен ул күңелле яңалык булачак. Читать дальше...
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Габдулла Тукай тууының 135 еллыгы һәм Туган тел көне уңаеннан милләттәшләргә мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса — Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел... Читать дальше...
Завод тыкрыгының 5нче йорты – шул көннәрдә реконструкция эшләре зур темплар белән барган тагын бер адрес бу.
По сообщению оргкомитета «Диктанта Победы», в Татарстане все готово к проведению акции.
Район хуҗалыклары игенчеләре белән бергә бу көннәрдә Нурлат аграр техникумында да язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла. Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» юнәлешендә № 1 маршрут буенча һәм «Можайский урамы ... Читать дальше...
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итә. «Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар өчен аның гаҗәеп тасвирлы, җанлы шигърияте һәрчак әхлакый маяк, туган телнең сафлыгын һәм тәэсир көчен күрсәтүче гүзәл үрнәк... Читать дальше...
Школьники раздали горожанам световозвращающие значки и рассказали, как не попасть под колеса автомобиля.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә. Акция кысаларында изге айның ун көне эчендә сәдакалар рәвешендә авыру балалар исеменә 200 000 сум акча җыелды. Алар ашыгыч дәвалануга мохтаҗ булган 3 сабыйга җибәрелде. Узган елда марафон ярдәмендә 15 авыру балага акча җыелды. Ярдәм итүнең 3 ысулы бар, алар турында тулырак ТР Диния нәзарәте сайтында белергә мөмкин.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләр башлап җибәрә. Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. «Аллаһы Тәгаләнең Коръән Рамазан аенда иңдерүе очраклы түгел. Бу безгә бирелгән мирас, без аны дөрес укырга, аның турында фикерләргә һәм аның белән яшәргә тиеш. Читать дальше...
Хлоя Чжао тарихта иң яхшы режиссер бүләген алган икенче хатын-кыз булды.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Шушы көннәрдә Әлмәт акробатлар Оренбург өлкәсенең «Евразия Кубогы» ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Әлмәт шәһәре командасы 1,2,3 урыннарны яулады, шулай ук ярышларның төп призын — «Евразия Кубогы»н да алды. Ярышларда Саратов, Салават, Стерлетамак, Магнитогорск, Казан, Чаллы, Лениногорск, Әлмәт һәм Оренбург шәһәрләреннән 200дән артык кеше катнашты. Олимпия резервының спорт мәктәбе акробатикасы бүлегенең 19 спортчысы Әлмәт шәһәре данын яклады. Читать дальше...
(Чирмешән, 26 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында элеккеге матрос Геннадий Петряков сарыклар үрчетә башлаган. Башта аның дүрт сарыгы булган, аннары — 25. Бүген аның фермасында 112 баш сарык бар. Узган ел ул Шешминка авылында озак еллар буш торган, ташландык диярлек берничә бинаны 49 елга арендага алган. Элеккеге гаражның ишекләрен яңарткан, тирәсен җыештырган. Аның стеналарын рәткә китереп, түбәсен кабат эшлисе калган. Фермер анда 200 төргәк печән саклаган, складта сарыклар кышлаган. Читать дальше...
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Күптән түгел Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районында «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагере төзелеше белән кызыксынды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүзләренчә, анда 216 балага исәпләнгән йокы корпусын төзү тәмамланып килә. Язгы каникулларда сынау рәвешендә, беренче заезд башкарылды да инде. Объектны тулысынча 3 июньгә файдалануга тапшырырга һәм шул мизгелдән аны ел әйләнәсенә эш режимына күчерергә планлаштыралар. Читать дальше...