(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада 14-16 май көннәрендә шәһәрнең уку мәйданнарының берсендә хакатон узачак. Хакатон — компания яки муниципалитет өчен цифрлы технологияләр эшләү буенча креатив кешеләр командалары арасында ярыш. Ул оешмаларга яңа кадрлар табу, шулай ук гамәлдәге кейслар өчен кызыклы карарлар алу мөмкинлеге бирә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Катнашучылар 48 сәгать эчендә тәкъдим ителгән бурычларның берсен хәл итәргә тиеш. Хакатонга IT-белгечләр дә... Читать дальше...
(Тәтеш, 19 апрель,"Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтеш районы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында узган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыелышында булып кайтты. «Бу чарада без Чүпрәле халкының булдыклы, талантлы икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Туган як музееның байлыгы һәркемне сокландырды. Чиккән намазлык, сөлгеләр күз явын алырлык иде. Без биредә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләреннән берсе — дисбе тезү серләренә дә өйрәнеп кайттык», — дип сөйләде катннашучылар. Читать дальше...
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә генә «Татарлар: гамәлләр стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының күчмә утырышы узды. Оешма өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Традиция буенча ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп, бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтләнә, аларның исемнәрен «Алтын китап»ка теркәлә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...
Татарстанда татарча кушымталы Русия паспортын алыр өчен нинди юл узуы турында Ләйлә Лерон-Бахмутова Азатлыкка сөйләде. Татарстанда соранып йөреп алып булса, Башкортстан белән Якутиядә милли паспортларны бирү бөтенләй туктатылганы ачыкланды.