В весенней ярмарке активно участвуют сельхозпредприятия, сельские поселения, фермерские и личные подсобные хозяйства, а также кооперативы.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте. 13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде. Камал... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләренең күмәк эше апрельнең икенче яртысына планлаштырылган, шуңа күрә районнар хәзер үк ашлама әзерләү, шулай ук техниканы ремонтлау һәм яңарту белән бәйле вазгыятьне төзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марат Җәббаров сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында Пермь крае һәм Свердловск өлкәсендә чыгышлар ясаган. «Гастрольләр уңышлы узды, уңыш күрсәткече — ул тамашачы. Без кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясасак та Татарстан коллективы чыгышларының югары бәяләнүен күрдек», — ди ансамбль директоры Юрий Жуков. Коллектив Пермьдә, әлеге крайның Лысьва һәм Барда шәһәрләрендә, шулай ук, Свердловск өлкәсеннән Михайловское шәһәрендә концертлар куйган.... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат. «Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова. Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде. Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә. Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Азык-төлек бәясе артуы сәбәпле, Татарстан башкаласы оешмалары әзер ризыкларга бәяне арттырырга планлаштыра. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте. «Әлегә беркем дә бәяне үзгәртмәде. Бәяләрне яңадан карау турында сөйләшүләр бара. Ләкин бу сөйләшүләрдә мин шеф-поварның бәяләрне арттырганда, ризыкка өстәмә кыйммәт бирергә телибез, дип әйтүләрен ишеттем. Бу кулланучы... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт торак пунктта 79 йорт яны участогын судан арындырдылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада су 52 см дан 190 см га кадәр күтәрелде. Казанда Киндерле, Югары Ослан районында Сулица һәм республиканың Кайбыч районында Бәрле елгаларында катлаулы вәзгыять саклана. 40 йорт яны территориясе... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда майда рестораннарның җәйге верандаларын ачу планлаштырыла. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде. «Мин күмәк вакцинация нәтиҗә бирер һәм майда эшли алырбыз дип өметләнәм. Без верандаларны ачарга телибез. Әгәр хәзер залларда чикләүләрне бетерергә ярамый дигән сүз алып барабыз икән, без верандаларда эш вакытын озайтырга рөхсәт итүләрен телибез», — диде Шәрәфетдинова. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә ике катлы йорт подвалында янгын чыккан. Ике кешене коткарганнар. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 6.30 сәгатьтә 101 янгын сагына Чехов урамындагы 40нчы йорттан төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр бу йортта яшәүче ике кешегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан. Йортны тикшергәннән соң ачыкланганча, подвалда чүп-чар янган булган. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә, 11.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2, ТАТМЕДИА, 1 кат) күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинский белән автограф-сессия узачак. Очрашу Татар китап нәшриятында «Әнис алмалары исе» дигән яңа китап чыгу уңаеннан оештырыла. Китапта һәр әсәр мәхәббәт, хисләр дөньясының күптөрлелеге һәм нечкә ирония ноталары белән сугарылган. Язучының китабына төрле елларда язылган проза, каләмдәшләре турында очерклар, публицистика, балалар өчен әсәрләр, ПЕН-клуб турындагы мәкаләләр... Читать дальше...
Завершился региональный этап всероссийского конкурса "Учитель года" и "Воспитатель года".
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Мәдрәсә — белем чишмәсе» дини театральләштерелгән концертта тамашачылар арасында бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк итеп корбанлык сарыкка сертификат бирелде. Концертны «Мөнбәр» татар-дини театры оештырды. Бүләкләр тамашачыларның билет номерлары буенча шобага салынды. Концерт ахырында Корбан бәйрәменә корбанлык уйнатылды. «Бу Корбан бәйрәменә үзебезнең Халиковлар гаиләсеннән бүләк», — диде дини җырлар башкаручы... Читать дальше...
В Татарстане проходит конкурс детских рисунков, посвященный 90-летию ВФСК ГТО и Году родных языков и народного единства.
С 1 апреля изменились правила приема первоклашек в школу. Теперь детей распределяют по общеобразовательным учреждениям в два этапа: с 1 апреля до 30 июня и с 6 июля до 5 сентября.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Уфада яшәүче Алидә Насыйрова фатирында бүре баласы асрый. Гәүдәсе зур булуга карамастан, Кира кушаматлы бүре баласына нибары 10 ай. Ул 75 процентлы гибрид: бүренең әтисе яклап маламут бар, ә әнисе — чын бүре. Башкортстанда асрау өчен бүре табу җиңел түгел, шуңа күрә кызга аның артыннан Чиләбегә барырга туры килгән. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә. «Кешеләргә агрессия күрсәтми, — ди Кираның хуҗабикәсе. — Аның психикасы көчле, тотрыклы, һәм агрессиягә ул җавап бирми. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстанның халык язучысы Клара Булатова белән очрашу узды. Шагыйрә белән очрашуга җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, әдибәнең якташлары, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар җыелды. Шагыйрә Клара Булатова исеме бөтен татар дөньясында билгеле. Аның шигъриятенең нигезендә тормыш һәм иҗади хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык, мәхәббәт хисләре, йөрәк җылысы, күңел сафлыгы ята. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...
(Әлмәт, 10 апрель, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәре паркында Саҗидә Сөләйманова истәлегенә «Туган ягым талантлары» дип исемләнгән әдәби конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар. Анда шәһәрнең 9 яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.Алар «Сугыш турында шигырьләр сөйлибез», «Барысы да ана кулыннан», «Ватан турында» номинацияләрендә көч сынаштылар. Катнашучылар шигырьләр яхшы белүләрен, әсәрләрнең популяр өзекләрен, сәнгатьле уку һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Шушы көнннәрдә ике еллык тәнәфестән соң, Тольяттиның «Автоград» мәдәният үзәгендә VIII «Язлар моңы» иҗат фестивале гөрләп узды. Ул Самара өлкәсенең 170 еллыгына һәм Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган иде. Бу турыда «Самара татарлары» сайты нда хәбәр ителә. Чараны Тольятти автономиясе җитәкчесе Ислам хәзрәт Гомәров һәм төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрде. Мөфти, кеше гомерен ел фасыллары белән чагыштырып... Читать дальше...
Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Къырым" газетын "Кырымтатар мәҗлесе Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаеплиләр. Газета өстеннән мәхкәмә дәвам итә. — Безнең бәйсез кырымтатар басмасы өстеннән шикаять язган Роскомнадзорның Кырымдагы бүлеге мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәннән соң, инде берничә мәхкәмә утырышы узды, диде Азатлыкка "Къырым"ның баш мөхаррире Бекир Мамутов. Азатлык аның белән сөйләште. — Газетны нинди маддә нигезендә гаепләмәкче булалар? Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Рамус Молл» сәүдә-күңел ачу комплексында намаз уку бүлмәсе ачылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Без аны агымдагы елның августында ачарга планлаштырабыз. Ул комплексның бишенче катында урнашачак», — диде Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Түбән Кама вәкиллеге җитәкчесе Фәрит Кәримов Түбән Кама эшмәкәрләре белән очрашуда. Билгеле булганча, Түбән Камада әлеге вәкиллек 27 мартта ачылды. Фәрит Кәримов... Читать дальше...