(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Өченче буын университеты курсларының берсе — «Медицина белеме нигезләре» башланды. Өлкән яшьтәге студентларны укыту октябрь аенда ук башланырга тиеш иде, әмма пандемия булу сәбәпле, ул кичектерелде. Билгеле, хәзер дә дәресләр эпидемиологик хәлне исәпкә алып уза. Студентларга лекцияләрне сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгечләре, Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары һәм аларның урынбасарлары укыячак. Бу турыда... Читать дальше...
Крестьянско-фермерское хозяйство Наталии Хуриной из села Богдашкино на развитие своего дела получило грантовую поддержку в конкурсе «Агростартап».
15 февраля Людмила Рыбакова в прямом эфире ответит на вопросы, касающиеся осуществления в Республике Татарстан опеки и попечительства в отношении несовершеннолетних граждан.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Алексеевск районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Беренче шахмат өстәлләре һәм такталар авыл мәктәбе һәм Түбән Тигәнәле авылы милли мәгариф үзәге укучыларына тапшырылды. Бу вакыйга белән балаларны район башлыгы урынбасары Галина Белова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина һәм башка кунаклар котлады. Мәктәп директоры һәм укучылары район Советы депутаты Рәмис Кәбировка шахмат җайланмасы өчен рәхмәт әйтте. Читать дальше...
(Зәй, 13 февраль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Николай Шамионов). Зәйгә республиканың 14 шәһәре һәм районыннан «Милли мультfest» фестивалендә катнашучылар киләчәк. Татарстанда «Милли мультfest» дип аталучы балалар фестивале икенче ел үткәрелә. Фестивальне уздыру турындагы карар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклап калу мәсьәләләре буенча комиссия утырышында кабул ителде. Фестивальдә мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары белән 6-17 яшьлек балалар катнаша. Төп шарт — алар татар телендә булырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 2021 елда Алабугада 25 йорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Ремонт эшләренә 133,6 миллион сум бүлеп биреләчәк. 12 йортта фасад төзекләндереләчәк, алты йортта фасад җылытылачак. Фасадларны җылыту бик мөһим, чөнки еллар узу белән җылылык тормый башлый, ә стандарт капремонт проблеманы тулысынча хәл итә алмый. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты үткәргән анализ буенча, һава буенча көйләү җиһазы кую һәм фасадларны җылыту чыгымнары 7 йортта 7,7 процентка кимегән. Читать дальше...
12 февраль Татарстан Милли китапханәсендә "Вилли Винки дөньясында" дигән очрашу узды. Аны яшь, иҗади гаилә – Рушан һәм Раилә Хәялиевлар оештырды. Балага китапны ничек сайларга, җәлеп итү өчен нинди алымнар кулланырга, дөньяда балалар өчен нинди китаплар чыга – Хәялиевлар шул хакта сөйләде.
(Кукмара, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Эльвира Мөбәракшина). Лубян урман-техник көллияте студенты Татьяна Антропова Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясен алды. Казанда Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булучыларны һәм «Татарстан Республикасының яшь галиме — 2020» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятендә хәбәр иттеләр. Махсус дәүләт стипендиясен 90 кеше алды. Аларның берсе — Лубян урман-техник... Читать дальше...
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт районында узган ел 2 371 бала туган. Бу 2019 елга караганда 52 балага кимрәк. 28 гаиләдә игезәкләр туган. ЗАГС идарәсендә аңлатуларынча, соңгы дүрт елда районда туучылар саны кимүе күзәтелгән. Еш кына балалар 90 елларда туган ата-аналар гаиләсендә туган, ә ул елларда туучылар аз иде. Бу турыда «Әлмәт ТВ» хәбәр итә. 2020 елда Әмир, Кәрим, Тимур, Ясминә, Милана һәм Амелия иң популяр исемнәр булып танылды. Айвар, Сальман, Эмин, Прохор, Оливия... Читать дальше...