12 февраль Татарстан Милли китапханәсендә "Вилли Винки дөньясында" дигән очрашу узды. Аны яшь, иҗади гаилә – Рушан һәм Раилә Хәялиевлар оештырды. Балага китапны ничек сайларга, җәлеп итү өчен нинди алымнар кулланырга, дөньяда балалар өчен нинди китаплар чыга – Хәялиевлар шул хакта сөйләде.