(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»).Түбән Кама үзәк хастаханәсендә Өченче буын университеты курсларының берсе — «Медицина белеме нигезләре» башланды.
Өлкән яшьтәге студентларны укыту октябрь аенда ук башланырга тиеш иде, әмма пандемия булу сәбәпле, ул кичектерелде. Билгеле, хәзер дә дәресләр эпидемиологик хәлне исәпкә алып уза. Студентларга лекцияләрне сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгечләре, Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары һәм аларның урынбасарлары укыячак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Курсларга йөрүчеләрне сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сәламләде: «Күбегез узган ел үзизоляциядә булды, әкренләп чикләүләр бетерелә һәм безгә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгән хәлдә, төрле чаралар үткәрергә рөхсәт ителде.
Лекцияләр тематикасы киң таралган авыруларга — йөрәк-кан тамырлары һәм эндокринология системалары турында булачак. Табиблар бу авыруларны профилактикалау турында сөйләячәк һәм критик хәлләр килеп туганда, үзегезгә һәм якыннарыгызга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәк».
Шулай ук Сергей Мерясев 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә коронавирустан вакцинация ясатуның аеруча мөһим булуы турында әйтеп узды.
Беренче лекция тире авырулары һәм аларны профилактикалауга багышланды. Студентлар алдында тире-венерология диспансеры баш табибы Александр Карпов чыгыш ясады.