(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 2021 елда Алабугада 25 йорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Ремонт эшләренә 133,6 миллион сум бүлеп биреләчәк. 12 йортта фасад төзекләндереләчәк, алты йортта фасад җылытылачак. Фасадларны җылыту бик мөһим, чөнки еллар узу белән җылылык тормый башлый, ә стандарт капремонт проблеманы тулысынча хәл итә алмый. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты үткәргән анализ буенча, һава буенча көйләү җиһазы кую һәм фасадларны җылыту чыгымнары 7 йортта 7,7 процентка кимегән. Төзүчеләр шулай ук Суворов училищесы шәһәрчегендәге ике йортны төзекләндерәчәк. Бу биналар мәдәни мирас объектлары булып тора. Биш күпфатирлы йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлау эшләре башкарылачак. Шәхси җылылык пунктлары урнаштыру эшләрен дүрт күпфатирлы йортта оештыралар