(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Компания республиканың нефть, газ, химия комплексы эшчәнлегенә кураторлык итә. Холдингның генераль директоры итеп кабат Рафинат Яруллин расланды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа проект — «Биюbattle» («Бию баттл») башлана, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте. Бию баттл ул — заманча музыка, халык биюе һәм классик хореографиянең иң яхшы үрнәкләре. Биредә республикабызның иң көчле бию төркемнәре осталыкта ярыша. 3 ай дәвамында республикабыздан кала, чит төбәкләрдә яшәүче балалар коллективлары баттлда катнашу өчен гаризалар юллады. Үзбәкстан, Пенза, Удмуртия, Ульян өлкәсенең, Татарстан Республикасының төрле районнарындагы... Читать дальше...
Из 16 человек погибших на прошлой неделе в республике, шестеро были пьяны.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесе дәвам итә. Июньдә конкурска 48 автордан 75 видеоролик килде. Алар жюри тарафыннан каралды һәм июнь ае буенча нәтиҗә чыгарылды. «Профессионаллар» номинациясендә җиңүчегә 70 мең сум, ә «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләрнең һәркайсына 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак, дип бәйге сайтына сылтама белән «Идел» журналы яза. «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан... Читать дальше...
В последние годы налоговая служба упрощает механизмы уплаты налогов и расширяет перечень электронных сервисов, используя которые граждане могут легко ориентироваться в налоговом законодательстве, а также успешно реализовывать свои права и исполнять обязанности налогоплательщиков.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Агымдагы елның 6 ае эчендә Диния Нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды тарафыннан 84 авыруга акчалата ярдәм күрсәтте. Дәвалану һәм тернәкләнү курсларын түләү өчен акчалар мөселманнар тапшырган зәкят һәм сәдакалар хисабыннан җыелды. Барлыгы 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды 400 авыруга финанс ярдәм күрсәтте. Нәзарәтнең авыру балаларга ярдәм күрсәтү буенча тагын бер зур проекты булып «Хәят» (инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары өчен социальләшү үзәге) үзәге тора. Читать дальше...
(Әгерҗе, 1 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак. «Кайбер социаль челтәрләрдә Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген төзү эше туктатылган икән дигән хәбәрләр пәйда булды. Бу эш туктатылмады. Хәзерге вакытта үзәк урын алачак җирләрне рәсмиләштерү эшләре алып барыла, — дип сөйләде эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев. Киңәшмә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте. Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган спектакль чыкты. Бу әлеге театрда Туфан Имаметдиновның икенче эше. «Галәм. Әгъләм» — бер пәрдәлек шигъри-музыкаль спектакль. Режиссер, әдәби мөхәррир һәм музыкаль бизәлеш — Туфан Имаметдинов. Хореограф — Марсель Нуриев. Рәссам — Лилия Имаметдинова. Спектакльне карарга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Залда Мөдәррис Әгъләм белән бер чорда иҗат иткән өлкән яшьтәге әдипләр — халык язучылары Рабит Батулла... Читать дальше...
(Мөслим, 1 июль, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслим районында Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бүген күркәм гадәт буенча авыл урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Исегезгә төшерәбез, 2-3 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы... Читать дальше...
(Бөгелмә, 1 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Шушы көннәрдә Татарстан Бөгелмә шәһәр суды тормышында истәлекле вакыйга булды, беренче тапкыр ТР Бөгелмә шәһәр суды тарихы музее ишекләре ачылды. Бу хакта шәһәр суды матбугат секретаре А. Р. Насыйрова сөйләде. Тасманы тантаналы рәвештә ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР Бөгелмә шәһәр суды рәисе Л.М.Хәсәнов кистеләр. «ТР Бөгелмә шәһәр суды тарихы-йөзләрдә» портрет фотогалереясен шулай дип атарга мөмкин булыр иде. 1945 елдан башлап Бөгелмәдә... Читать дальше...
(Алабуга, 1 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры »). Алабугада Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) буенча 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр. Бу шәһәрнең төрле мәктәпләреннән биш укучы. Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды. Цифрлы техника кибетләренең берсенә 15 мең сумлык сертификат түбәндәге укучыларга тапшырылды: Баһаветдинова Снежана 8нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, әдәбияттан 100 балл җыйган. Масляникова Дарья 6нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теле буенча югары балл җыйган. Читать дальше...
Казан шәһәре Идел, Казансу елгалары буенда урнашкан, әмма бу сулыклар хакимияттән тиешле игътибар булмау сәбәпле су коену өчен яраксыз. Бу турыда галимнәр чаң кага. Хакимият исә яр буйларын бетонлап куюны өстен күрә, сулыкларны реабилитацияләү турында уйламый.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчете (Краснослободская ур., 68 йорт) халыкка Корбан бәйрәменә бәрән һәм сарык сатып алу һәм чалу мөмкинлеге бирә. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел Корбан бәйрәме 20 июльдә узачак. Сораулар булган кешеләр 4-16-98, 8-939-736-14-61 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала