(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Кырымның төп мәчете — Симферополь Җәмигъ мәчете төзелеше 70 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итте ярымутрау мөфтие урынбасары Айдар Исмаилов. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, мәчетне бизәкләү эшләре чикләүләр аркасында туктатылган булган, хәзер эшләр яңадан башланган. «Бизәкләү эшләре — бик нәзакәтле хезмәт, күп вакыт, энергия ала һәм финанс кертемнәре таләп итә», — диде Исмаилов журналистларга. «Барлык бетон эшләре башкарылды. Ишегалдын төзекләндерү өлешчә башкарылган. Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу атна ахырына Казанда эсселек кимүе көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Июньдә һава торышы нормадан 8-9 градуска югарырак булды. Якындагы декадада ул нормадан өч-дүрт градуска югарырак булачак. Бу ялларда... Читать дальше...
Омски өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте фельдшер-акушер пунктын торгызуга 350 мең сум чамасы кирәк булачак дигән иде.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 10-17 июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум «Өммәтебез аналары» темасына багышлана. Теркәлү 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызларга Пәйгамбәрнең (с.г.в.) гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, аның хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар. Форум проекты кысаларында — кызыклы, мавыктыргыч программа каралган... Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм полилингваль укытучыларны әзерли торган юнәлешендә белем алучы студентларга 15 мең сум стипендия түләнә. «Быел билигваль һәм полилингваль укытучы белгечлегенә республика заказы нигезендә 150 кеше кабул итәргә уйлыйбыз. Белдерүләрдә һәм сайтта бу юнәлешләргә урыннар түләүле дип тора, тик уку өчен акчаны тулаем республика түли. Шуның өстенә көндезге бүлектә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә»... Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирстан прививка ясаткан. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш инфекционисты белән «Куркынычсыз вакцинация шартлары» темасына туры эфир вакытында сөйләде. Фазлыева вакцинацияне җиңел кичерүен әйтте: процедурадан соң аның укол урыны бераз авыртса да, икенче көнне барысы да тиз узган. «Антитәнчекләр белән бергә без коронавирус инфекциясенә каршы тора алабыз. Мин моңа чын күңелдән өметләнәм. Читать дальше...
(Казан, 1 ию л ь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Июль аена РФ Гидрометеорология идарәсенең төзәтмәләр кертелгән фаразына караганда, Казанда уртача температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Ике ай дәвамында шәһәрдә корылык саклана. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Температура фоны нормадан 1-2 градуска артып китәчәк. Казанда июль аенда уртача айлык норма 20,2 градус тәшкил итә. Читать дальше...
В 12-й раз участники и ветераны локальных войн и вооруженных конфликтов, а также горожане собрались в Центральном парке Нурлата возле мемориала воинам-интернационалистам.
Сегодня воспитанники дошкольного учреждения «Пчелка» в рамках Года родных языков и народного единства побывали на празднике чувашской культуры «Уяв», который был организован в Доме Дружбы народов.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Мәгариф министрлыгында туры эфирда биш көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм республикада «Яңа мәктәп» Федераль партия проекты координаторы Асия Тимирясова сөйләде. Очрашуның модераторы – РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләп үткәнчә, биш көнлек уку атнасы турындагы мәсьәлә бүгенге көндә аеруча популяр. Читать дальше...
Мужчины обвиняются по статье «Кража», им грозит лишение свободы до 10 лет.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә булуга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур хата. «БДИ русча булгач, „Бер үк дәресне ике тапкыр өйрәнеп булмый, балага бик авыр була“, — диючеләр бар. Анысы да бардыр. Әмма БДИ кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә дә, шуның белән бетте. Ә тормышта яшисе, эшлисе, гаилә корып гомер итәсе бар. Имтиханнарга гына сылтап, үз телебезне онытып, фәннәрне татарча укытудан читләшү ... Читать дальше...
Об этом заявил в прямом эфире по вопросам вакцинации замминистра здравоохранения РТ Владимир Жаворонков.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Июль аенда Мәскәүдә һәм Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә корылык көтелә – әлеге территориядә айлык явым-төшем күләме тиешле норманың нибары 30 процентын гына тәшкил итәчәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец үзенең инстаграм-аккаунтында шулай дип язып чыккан. «Елның иң дымлы ае саналган июльдә корылык хөкем сөрәчәк, ул климат буенча соңгы ярты гасырда уртача алганда 9-10 елга бер тапкыр гына күзәтелә», - дип искәртте ул. Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). ЮХИДИ юлның кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черниковка сылтама белән хәбәр итә. «Без хәзер юлның аерым участокларында тизлекне сәгатенә 150 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карыйбыз. Биредә куркынычсыз урыннар хакында сүз бара. Минем фикеремчә, машина йөртүчеләр иминлекне тәэмин итә торган тизлек белән тыныч кына хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырылганга рәхмәтле булачак... Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Рәсимә Галиева). Мохтаҗ гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга һәм яңа пособиеләр түләнә башлый. 1 июльдән айлык яңа пособие алыр гаризалар кабул итүләр башланачак. Татарстан Министрлар Кабинетында июльдә булачак әлеге өстәмә түләүләр хакында Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде. Исәпләүләр буенча Татарстанда 38 меңнән артык бала бу акчаларны ала алачак. Ялгыз әти-әниләргә Айлык түләү йөкле хатын-кызларга һәм... Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов 59нчы яшендә кинәт вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның иҗат багажында 50дән артык фильм бар. Азамат Хуҗахмәтов - «Генерал Шәйморатов» фильмы өчен «Иң яхшы режиссерлык эше» номинациясендә «Вечный огонь» Икенче ачык халыкара телефестивале (Волгоград, 2000) лауреаты. 2021 елның февраленнән «Башкортостан» киностудиясе директоры вазифасын башкарган. Азамат Хуҗахмәтов... Читать дальше...
С сегодняшнего дня в клиентской службе Отделения Пенсионного фонда по РТ в Нурлатском районе начали прием заявлений на новые ежемесячные пособия беременным женщинам и семьям с детьми от 8 до 17 лет включительно.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары арткан. «Татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләү бенча ике юнәлешкә документлар кабул итәбез. Беренчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган программа, анда 25 бюджет урыны бар. Икенчесе — „Татмедиа“ белән берлектә эшләнгән, татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлеше. Анда быел бюджет урыннар артты. Узган ел 23 кеше алган идек... Читать дальше...
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. Биш кеше коронавирусны республикадан читтә, 34 кеше авыруны аралашу юлы белән йоктырган. «17 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда -14, Чаллыда - 16, Түбән Камада - 3, Алабугада - ике, Актаныш, Зәй һәм Кайбыч районнарында берешәр очрак ачыкланган. Барлыгы 546, 1 мең кеше вакциналаштырылган (тәүлек эчендә үсеш — 13,2 мең), шуларның 382 600е икенче прививка алган.
Яңа канунга ярашлы, Facebook, Instagram, WhatsApp, YouTube кебек популяр социаль челтәрләр Русиядә бүлекләрен ачарга тиеш була.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы вәкилләре яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе кичергән россиялеләргә инвалидлык бирү тәкъдиме белән чыкты. Россиянең атказанган табибы, Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Круглый «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта «Труд» газетасы яза. Табиб фикеренчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң барлыкка килгән өзлегүләр шундый статус бирү өчен нигез булырга тиеш. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә... Читать дальше...
Между Общественной палатой РТ и организациями были подписаны соответствующие соглашения.
Результаты ЕГЭ татарстанских выпускников выше среднероссийских показателей.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде. «Министр сәфәренең төп максаты - „ТАНЕКО“ АҖ базасында резин-модификацияләнгән битум производствосын урнаштыру һәм төзелеш эшләрен башлау тантанасында катнашу», - диде Галимова. Хәзерге вакытта «Татнефть» компаниясе MOL Group компаниясе белән бергә «ТАНЕКО»... Читать дальше...