(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов Facebook челтәрендәге сәхифәсендә Мәскәүнең Лубян мәйданында һәйкәл урнаштыру хакында фикерен белдерде. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дамир Мөхетдинов альтернатива сыйфатында Үзбәк хан фигурасына игътибарны юнәлтергә тәкъдим итте. Ул Тимер Феликс кандидатурасы... Читать дальше...
Ни өчен Русия Украина өлеше булган Кырымны шулай җиңел басып ала алды? Крым.Реалии редакциясе ярымутрауны яулап алуга әзерлек белән бәйле мөһим вакыйгаларны барлады һәм алар турында Украина хәрбиләре белән сөйләште.
Беляевтан аның Күмертау шәһәре мэры булып торган вакытына кагылышлы тикшерү кысаларында сорау алганнар.
Корреспонденты Казанского пресс-центра ЮИД побывали на экскурсии по филиалу ВГТРК.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Президенты Казан кооператив институтында Кулланучылар җәмгыятенә мөрәҗәгать белән чыкты. Ул сату белән генә шөгыльләнгән кулланучы җәмгыятьләрен тәнкыйтьләде. «Аерым алганда, кулланучылар кооперациясе сәүдә белән генә шөгыльләнә торган районнар бар. Миңа калса, бу бөтенләй дөрес түгел. Әйе, бу мөһим әйбер, ләкин башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәк», — диде ул. Аның әйтүенчә, бүген республиканың барлык районнарында төрле юнәлешләр... Читать дальше...
24 февраль кичендә, мускуллар атрофиясе белән авыручы Элина Әбдрәшитовага, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева шалтыратып, аны дару белән тәэмин итәчәкләре турында әйткән. "Спинраза" препаратын Казанга бу шимбәдә кайтарачаклар, кызны дәвалау киләсе атна башында булыр дип көтелә. Бу хакта Азатлыкка Элинаның Әнисе Ралия Әбдрәшитова хәбәр итте. Элинаның СМА белән (спинальная мышечная атрофия) авыру тарихы хакында Азатлык язган иде. Бу авыру булганда кеше гәүдәсен тота алмый, үрмәләми, йөрми, гомумән хәрәкәт итми. Читать дальше...
Приемы будут проходить в дистанционном режиме.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда эшче яшьләрне «Наше время-Безнең заман» фестиваленә катнашырга әзерлиләр. Эшче яшьләрнең III слеты «Идел» яшьләр үзәгендә үтте. «Слёт «Наше время-Безнең заман» IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узды. Семинар-тренингларга фестивальнең потенциаль катнашучылары чакырылган иде», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге. Сиксәннән артык катнашучы алдында республика министрлыклары вәкилләре, фестиваль хәрәкәтен оештыру комитеты әгъзалары... Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «28 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (19 кеше), 30-50 (11 кеше) һәм 70-80 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Читать дальше...
На участие в турнире фестиваля всесоюзного комплекса ГТО заявлены 13 команд из городов и районов республики.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән Россия губернаторлары илкүләм рейтингында янә беренче баскычта урнашты. Тикшеренү 2021 елның гыйнварыннан февраль аена кадәрге чорны колачлый, ул эксперт берләшмәсе үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә төзелгән. Татарстан Президентыннан тыш, рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев та алдынгы урынны били. «Төбәк белән идарә итүдәге... Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Әстерхан шәһәрендә Тукай исемендәге 74 нче номерлы мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсенә сәфәре барышында шушы мәктәпкә дә килде. «Анда ул укытучылар һәм укучылар белән аралаша, мәктәп тормышы белән таныша. Казаннан кунаклар килгән көн икеләтә бәйрәм булды. Мәктәп ишегалдында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Милли Шура рәисе әлеге тантанада катнашты», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда бизнес өчен чикләүләрне йомшарту турында карар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның эшкуарлар белән очрашуыннан соң кабул ителәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов март аенда эшкуарлар белән очрашырга ниятли. «Эшмәкәрләр очрашуда чикләүләрне йомшарту турындагы мәсьәләне күтәрсә, аның хакында фикер алышачаклар», - диде Галимова. Рөстәм Миңнеханов кварталга... Читать дальше...
В республике зарегистрировано 55 новых случаев COVID-19, из них 2 – завозные, 53 – контактные. 28 человек госпитализировали, 27 лечатся на дому.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетында хәбәр иттеләр. Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды диде, уку йортының тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин «Татар-информ» журналистына. Роберт Тимерхан улы Галиевка 67 яшь иде. Ул «Тургай» театрының алыштыргысыз җитәкчесе иде. Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан кооператив институтында «Халыкара кунакчыллык мәктәбе» һәм «Югары ритейл мәктәбен» ачтылар. Ачылыш Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте һәм кооператив вәкилләренең гомуми җыелышы кысаларында узды. «Республикага кунаклар, туристлар килә. Шунлыктан чит ил кунакларын каршы алучы кадрлар әзерләү ихтыяҗы туды», — дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре... Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе пандемиясе чыннан да бер елдан соң бетәргә мөмкин, моның өчен бөтен алшартлар да бар. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк вирусологы Анатолий Альтштейн фикеренчә, прививка ясаткан гражданнар барлык иминлек чараларын да (битлек кию, дистанция саклау) үтәгән очракта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының фаразы чынга ашарга мөмкин. Кеше күп җыелган урыннарда үзеңне бу рәвешле тоту Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Япония... Читать дальше...
Руководитель исполкома Нурлатского района стал одним из 700 нурлатцев, получивших дополнительный иммунитет.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керә торган урында берничә машина катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән. «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинсекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария бүген 7.58 сәгатьтә Урман арты бистәсендә - «Олимпиец» спорт комплексы каршында булган. Биредә домино принцибы буенча «Сузуки», «Санг Йонг», «Рено» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә Япония автомобиленең 65 яшьлек пассажиры зыян күргән. «Башлангыч мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре - IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсе белән танышу барышында Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта хәбәр иткәнчә, очрашуда принц Татарстанга өч эшче төркем җибәрергә әзер булуы хакында белдергән. «Рөстәм Миңнеханов Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы... Читать дальше...
Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!
По информации пресс-службы Управления МВД России по г.Казани, в понедельник, 22 февраля, в один из отделов полиции обратился 37-летний водитель службы такси.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Кыргызстан Республикасы яңа проектлар өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга берничә эшче төркем юлларга ниятли. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашуы нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителгән. «Кыргызстан Республикасы, берничә эшче төркем оештырып, аларны Татарстанга җибәрәчәге хакында килештек. Читать дальше...
На смену морозам североатлантический циклон принесет в Татарстан потепление с метелями, дождем и мокрым снегом. Такой прогноз дает Гидрометцентр РТ.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мордовия төбәк Диния нәзарәте унҗиде мәчеткә ТР мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тараткан. «Без үзебезнең нәзарәткә караган мәчет имамнарына „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ басмасын тапшырдык. Китаплар мәчетләрдә булачак. Намазга килгән кешеләрдә гыйбадәт алдыннан яки соңыннан китап уку гадәте бар, шуның өчен басманы һәр мәчеткә җиткерергә тырыштык», — дип сөйләде мөфти Зәки хәзрәт Айзатуллин. Читать дальше...