(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керә торган урында берничә машина катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән. «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинсекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария бүген 7.58 сәгатьтә Урман арты бистәсендә - «Олимпиец» спорт комплексы каршында булган. Биредә домино принцибы буенча «Сузуки», «Санг Йонг», «Рено» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә Япония автомобиленең 65 яшьлек пассажиры зыян күргән. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтендә „Сузуки“ автомобиленең йөртүчесе гаепле. Ул тиешле дистанцияне сакламаган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.