(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре - IDEX 2021 халыкара кораллар һәм хәрби техника күргәзмәсе белән танышу барышында Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта хәбәр иткәнчә, очрашуда принц Татарстанга өч эшче төркем җибәрергә әзер булуы хакында белдергән. «Рөстәм Миңнеханов Әбү-Дабиның тәхеткә утырырга тиешле принцы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Кораллы көчләре Башкомандующие урынбасары белән очрашты. Очрашу барышында уртак килешүгә ирешелде, шәех Мөхәммәд ибн Зәид Татарстанга өч эшче төркем җибәрергә әзер булулары хакында хәбәр итте», - диде ул. Беренче эшче төркем – азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге, икенчесе – Татарстанда җитештерелә торган продукцияне Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә озатуны оештыру өчен сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнәчәк, өченче эшче төркем исә төзелеш тармагындагы хезмәттәшлек перспективаларын тикшерәчәк.