(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, туган телне саклау өчен эшләнгән һәр эш мәгънәгә ия. «Һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Дөньядагы алты мең телнең яртысы якын киләчәктә соңгы вәкилен югалта ала. Шуңа күрә туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар», — дип сөйләде ул Мәдәният институтында узган әдәби-музыкаль кичә барышында. Зилә Вәлиева фикеренчә, телне саклау фән һәм дәүләт бурычы гына түгел, һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Мисырга чартер авиаэлемтә ачылмаячак. Бу турыда Росавиация хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Мисыр Гражданнар авиациясе идарәсе җитәкчесе Ашраф Нувейр сөйләгәнчә, Россия компанияләренең берсе марттан Хургадага һәм Шарм-эш-Шейхка рейсларны яңартуны сораган. Әлегә төбәкләрдән даими рейслар Каһирәгә генә ачылды. Анда Россиядә яшәүчеләр 1 февральдән сәяхәт итә ала. Элек анда Мәскәүдән генә очып була иде.
Уфаның 450 еллык юбилее 2024 елда узачак.
С памятной датой труженицу тыла поздравил глава района Алмаз Ахметшин.
Ул “Вишневая Поляна” авылы янында урнашкан. Бүгенге көндә биредә ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләрне көтеп калалар.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Мәскәүнең Лубян мәйданына Дзержинский һәйкәлен кайтару турындагы тәкъдимгә карата фикерен әйтте. Ул Лубян мәйданына табибларга яки укытучыларга һәйкәл куярга кирәк дип саный, дип хәбәр итә Дини җыенның матбугат хезмәте. «Һәйкәлләр җәмгыятьне таркатмаска, ә бердәмлек турында искә төшереп торырга тиеш. Кешеләр өлкәннәргә хөрмәт, гаилә, балалар, халыклар бердәмлеге, катлаулы һәм мөһим һөнәрләргә, табибларга... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 65 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. «Татарстанда 65 024 кеше прививка ясаткан. 13 359 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Бер тәүлектә Татарстанда яшәүче 3916 кеше прививка ясаткан. Прививка кампаниясе бернинди кыенлыкларсыз уза, диде министр урынбасары. Искәртеп узабыз... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле берьюлы ике юбилей уңаеннан бәйрәм кичәсе уздыра. Коллектив ансамбльнең баш дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинны һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитовны юбилейлары белән котлаячак, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Кичә 1 мартта Камал театрында үтә. Концерт данлыклы «Минзәлә биюе» номеры белән ачыла, ул Рәшит Мостафин оркестровкасында һәм эшкәртүендә куелган. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган, дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге унберләр тирәсендә Рус Акташы – Кузай автомобиль юлында Бута авылы янында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Шаһ итлар әйтүенчә... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов диалектлар татар телен бүлгәләми дип саный. «Татарлар монолит халык түгел, алар төрле җирләргә сибелеп яши. Тел үзенчәлекләре дә шуның белән бәйле. Ничек кенә карасаң да, без бербөтен халык. Диалекталь үзенчәлекләр телебезне һич кенә дә бүлгәләми. Алар, киресенчә, аны матурлыйлар. Букеттагы чәчәкләр төрле төстә булган сыман... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 20 февральдә, Татарстанда 31 градуска кадәр салкын көтелә. «Иртәгә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз», — дип хәбәр итәТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте. Шулай ук көньяк-көнбатыштан, төньяк көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -21…-26 градус, урыны белән -31 градус булачак. Көндез һава температурасы 15-20 градус салкын тәшкил итәчәк. Читать дальше...
На территории Республики Татарстан с 16 февраля 2021 года установилась аномально-холодная погода со среднесуточными температурами воздуха на 9-15˚ ниже нормы, с минимальными температурами -25..-30˚, в отдельных районах до -37˚. Аномально-холодная погода сохранится в республике по 25 февраля 2021 года.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Татарстанның торак пунктлары турындагы мәкаләләрен Википедиядә урнаштырган. Аноним авторлар шушы язмаларга төзәтмәләр кертеп, биредә башкортлар яшәгән дигән белешмә бирә. Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге фәнни хезмәткәре Сайрус Хәмидуллин Тарих институтында «Википедиядә тарихи контентны популярлаштыру: мөмкинлекләр һәм проблемалар» түгәрәк өстәлендә шул хакта аңлатты. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов каршы алды. Бүген Юрий Борисов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак һәм композит материаллар җитештерүне үстерү буенча киңәшмә үткәрәчәк. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә, 20 февральдә Россия вице-премьеры «Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе”ндә яңа газ турбинасы... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Соңгы биш елда Татарстанның Түбән Кама районында хезмәт хаклары арткан, шул ук вакытта иң зур өстәмәне агросәнәгать комплексы эшчеләре алган. Бу хакта район советы һәм Түбән Кама шәһәре советы сессиясендә шәһәр мэры Айдар Метшин әйтте. «Биш елда уртача хезмәт хакы 31 процентка арткан һәм 2020 ел нәтиҗәләре буенча 48,8 мең сумны тәшкил итә», — диде ул. Аның сүзләренчә, агросәнәгать комплексы эшчеләренең хезмәт хакы 75, ә шәһәрдәге әһәмиятле... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның Түбән Кама районына Россия халыклары телләрендә, аерым алганда татар телендә, белем бирү өлкәсендә эшне көчәйтергә кирәк, чөнки кеше, нинди милләттән булуына да карамастан, аның туган телендә белем алу мөмкинлеге булырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама район һәм шәһәр советы утырышында шулай дип белдерде. «Сез ни өчен татар телен яратмыйсыз? Ни өчен балалар аны өйрәнми? Әлеге уңайдан зур дәгъва бар. Түбән Камада чуваш мәктәбе эшләп килә... Читать дальше...
Сегодня на базе Нурлатского аграрного техникума состоялся турнир по гиревому спорту, посвящённый Дню Защитников Отечества. Состязание на кубок Гвардейского турнира провело Нурлатское местное отделение партии «Единая Россия» совместно с ТРО ВОО «Молодая Гвардия Единая Россия».
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар теленең өч томлык яңа фразеологик сүзлеген төзи. «Бүгенге көндә без татар теленең фразеологик сүзлеген төзибез. Ул өч томда булыр дип көтелә. Нәкый Исәнбәтнең ике томлыгы чыкканнан соң, мондый сүзлекнең эшләнгәне юк иде», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Сүзлекне төзүче галим басманың якынча өч елдан чыгасын әйтте.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде. «Февральдә мониторг ясыйбыз, шуңа күрә бу айда чикләүләрне бетерүне планлаштырмыйбыз. Әгәр вазгыять бүгенге кебек уңай булса... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Covid-19 пандемиясе аркасында, 2020 елда Татарстанда керемнәр узган гасырның туксанынчы елларындагы дәрәҗәгә кадәр кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр советы сессиясендә шулай дип белдерде. «Ел безнең өчен бик катлаулы булды, мин эшләгән вакытта — туксанынчы еллардан бирле бездә керемнәрнең бу дәрәҗәдә кимегәне юк иде әле. Безнең бюджетларның балансын саклау өчен федераль ярдәм булмаса нишләр идек икән?» ... Читать дальше...
Русияләрнең 40 проценты АКШка яхшы мөнәсәбәттә, 43 проценты — начар диелә Левада үзәге гыйнвар ахыры-февраль башында уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Туфан Имаметдиновның куелу мөмкинлеге турында сүз бара. Бу хакта «Татар-информ» журналистына үз чыганаклары хәбәр итте Мәгълүмат әлегә расланмаган. Туфан Имаметдинов үзе бу хакта комментарий бирмәде. «Мин әле Түбән Кама татар дәүләт театрында спектакль чыгарам. Берни дә әйтә алмыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Туфан Имаметдинов 2014 елдан Казан ТЮЗында баш режиссёр иде. 2020 елның башында... Читать дальше...
Национальный армянский праздник Терендез посвящен молодым супружеским парам и просто влюбленным. Его традиции чтят и представители диаспоры в нашем районе. В этом году гостями романтичного праздника в семье Арутюнян стали сотрудники Дома дружбы народов.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Президент билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы — Татарстанның алдынгы муниципалитетларының берсе: монда зур инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, бизнес өчен инфраструктура үсә, максатчан программалар буенча күп эш башкарыла. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасындагы үзбәк милли-мәдәни автономиясе хисап-сайлау җыелышын үткәрде. Автономия җитәкчесе итеп кабат Абдуманоб Абдусатаров сайланды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыелышта автономиянең рәисен сайлау турындагы мәсьәлә көн тәртибенә куелган иде. Әлеге вазифага бертавыштан Абдуманоб Абдусатаров сайланды. Тавыш бирүдә җәмгыятьнең 42 әгъзасы катнашты. Ревизия комиссиясенә Тургунали Нурдинов... Читать дальше...