(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Мисырга чартер авиаэлемтә ачылмаячак. Бу турыда Росавиация хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Элегрәк Мисыр Гражданнар авиациясе идарәсе җитәкчесе Ашраф Нувейр сөйләгәнчә, Россия компанияләренең берсе марттан Хургадага һәм Шарм-эш-Шейхка рейсларны яңартуны сораган. Әлегә төбәкләрдән даими рейслар Каһирәгә генә ачылды. Анда Россиядә яшәүчеләр 1 февральдән сәяхәт итә ала. Элек анда Мәскәүдән генә очып була иде.