(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2021 елга урманнарны чистарту өчен кисү, шулай ук 2022 елга сайлап һәм тоташтан кисү өчен диләнкеләрне билгеләү буенча эш алып бара. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына дәүләт биреме кысаларында 464,6 гектар мәйданда урманнарны карау максатында агачлар кисү өчен диләнкеләрне билгеләп чыгарга кирәк, 394 гектардагы агачларны сайлап кисәчәкләр, 125 гектарда тоташтан кисү планлаштырылган. Читать дальше...
Моның турында Беларус парламенты спикеры Наталья Кочанова белдерде.
(Азнакай, 13 август, «Татар-информ», « Маяк »). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәренә килде. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин каршы алды. Башкала кунагы азнакайлылар белән очрашуны Актүбә ат спорты мәктәбеннән башлады. Бу турыда район басмасы хәбрә итә. 2018 елда дөньяви стандартлар буенча нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән, 110 миллион сумга төшкән бу комплекс та Фәрит Мөхәммәтшинда зур кызыксыну тудырды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балаларның иппотерапея дәвалануы үтүен аеруча хуплады. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 августта, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көчле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә ул 15, 20 градуска кадәр җылыначак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Авыл яшьләренең шәһәргә эш эзләү максатыннан чыгып китүе табигый күренеш. Әмма араларында районда төпләнеп, шунда үз эшен башлап җибәрүчеләре дә юк түгел. Сүзебез Саба районының алдынгы карашлы яшьләре турында. Шушы көннәрдә генә әлеге районда ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан уздырылган «Яшьләр вакыты» чарасында булып кайттык. «Яшьләр вакыты», кыскача әйткәндә, район яшьләренең идеясен «тыңлый» һәм чынга ашырырга ярдәм итә торган акция. Бүген Сабада тукталсалар... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2023 елда Казанда мәктәпләргә 24 мең беренче сыйныф укучысы барачак. Быел беренче сыйныфка 20,5 мең укучы килә. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «2005 елда бездә 105 мең укучы булса, быел - 148 мең, ә биш елдан соң 190 мең мәктәп укучысы булачак. 2023 елда беренче сыйныфка гына да 24 мең укучы барачак. Бу – тулы бер Зәй халкы кадәр» - дип сөйләде шәһәр башлыгы. Читать дальше...
Благоустройство дворов проходит в 41 районе и 2 городских округах Татарстана.
Подать заявление о голосовании по месту нахождения до 8 сентября можно в Многофункциональном центре, в территориальных избирательных комиссиях и через Госуслуги РФ.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Социаль пакет һәм акчалата компенсация арасында сайлау өчен федераль ташламага ия кешеләргә ике айдан да кимрәк вакыт кала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә искә төшерделәр. «1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия кешеләргә мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет дип атала) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата... Читать дальше...
(Казан, 13 август, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы. Метшин искәрткәнчә, мәктәптә туклану өлешендә барлык укучылар өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 12 августка Татарстанның 531 мәктәбе яңа уку елына янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерүен узды, бу гомуми санның 40 процентын тәшкил итә. 74 белем бирү учреждениесендә тәртип бозулар ачыкланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «12 августка 531 мәктәп кабул ителгән. Тикшерү нәтиҗәсендә күзәтчелек эшчәнлеге органнары күрсәтмәләре буенча үтәүгә 1407 чара тәкъдим ителгән, шуларның 745е бетерелгән (53 процент)»... Читать дальше...
Шикаять өлешчә канәгатьләндерелгән.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда кулына тимер чыбык кергән һәм үзе коймага эленеп калган баланы коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 16.08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Коры Елга бистәсендә тугыз яшьлек малайның йортта кулына тимер чыбык кергәнлеге, үзенең коймага эленеп калуы турында хәбәр алынган. Шаһитлар баланы куллары белән күтәреп торган. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу атнада да азык-төлек җыелмалары физик мөмкинлекләре чикле булганнарга, үзләре генә яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шәкертләргә бушлай таратылды. Бүген Казанда яшәүче 25 кеше ашамлыклар пакеты алды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, токмач һәм чәй бар иде. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Татарстанның Тукай районындагы кайбер социаль объектларда булды. Шулай ук ул Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты, Кече Шилнә авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы республика бюджеты акчасына төзелде. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән. Алексей Песошинга музыка залын, спорт мәйданчыгын... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлау өчен сайлау бюллетеньнәренең ике формасын, шулай ук алар өчен текстны раслады. Бюллетеньнәр ачык-яшел төстә булачак, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнашачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр иткәнчә,бюллетеньнең беренче формасы-кулдан тавыш бирү, ә икенчесе-техник чараларны кулланып тавыш бирү өчен. Сайлау бюллетененең тексты бары тик бер якта гына булачак, саклагыч... Читать дальше...
14 августа ночью и днем в Нурлате и на территории Республики Татарстан местами ожидаются сильный дождь, гроза, сильный ветер порывами до 15-18 м/с, а также днем локально град.
Крупное возгорание произошло вчера в городе Набережные Челны, где пострадал юноша. Пожаром был охвачен дом и несколько надворных построек. Об этом сообщает rt-online.ru.
(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда «Мастер» Кама индустриаль паркында булды. «Мастер» Кама индустриаль паркы бүген – Россиянең әйдәп баручы индустриаль паркларының берсе. Компания карамагында 1,4 мең квадрат метр җитештерү һәм офис биналары бар. Биредә 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт куя. «Мастер» Кама индустриаль паркы коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ун яңа резидент кабул итте. Сәфәр кысаларында... Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 11 августта 93 яшендә Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Әнвәр Сафиуллин 1927 елда ТАССРның Әлмәт авылында туа. Ул колхозда дүртенче сыйныфтан эшли башлый. 1944 елның октябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. 1951 елда демобилизациядән соң Сафиуллин «Бөгелмәнефть» идарәсенең нефть промыселларының берсендә эшче була. Бер елдан соң ул «Әлмәтнефть» идарәсенең 1нче участогында... Читать дальше...
На этой неделе началась приемка образовательных учреждений района.
Как сообщает республиканский оперативный штаб по контролю за распространением коронавирусной инфекции, за минувший день выявлено 29 новых случаев COVID-19, из них 4 – завозные, 25 – контактные. Все они получают лечение на дому.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр 2020 елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча сайлау участокларына китереләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте. «ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр әзерли һәм аларны бүлү нигезендә территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра. Территориаль комиссияләр, тавыш бирүгә кадәр бер көн алдан, һәр бюллетеньне алдан исәпләп, участок сайлау комиссияләренә тапшыра. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының иң күренекле урыннары белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде. «Бу интерактив китап-панорама укучыларны Татарстанның иң кызыклы шәһәрләре һәм районнары белән таныштыра. Китаптагы наклейкалар республиканы бербөтен итеп күзалларга һәм мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Читать дальше...
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәре барышында белдерде. Шәһәрдә республика парламенты җитәкчесе Радужная урамындагы ишегалларын карады, Сөембикә җәяүлеләр урамыннан узды һәм җирле халык белән аралашты. Радужная урамындагы ташландык бушлык урында хәзер менә дигән парк булдырылган. «Быел президент программасы буенча республиканың барлык районнарында меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Читать дальше...