(Әгерҗе, 17 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицеенда «Үсеш ноктасы» илкүләм программасы буенча кабинетларны реконструкцияләү төгәлләнде. Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев реконструкция эшләренә дә, лицейга да югары бәя бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә исәпләнгән. Заманча таләпләргә туры китереп технология, информатика кабинетлары төзекләндерелгән. Робототехника кабинетлары һәм шахмат зонасы булдырылган. Читать дальше...
(Чирмешән, 17 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Узган атнада Чирмешән районының Әмир авылы мәчете манарасына яңа ярымай куелды. Изге йорт манарасының үзен дә өч метрга югарырак күтәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге дин йортында ремонт-үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Мәгълүм булганча, бу авылда 1991 елда ачылган мәчет бинасына быел янкорма төзелде, бинаның эченә, тышына да капиталь ремонт ясала. Әлеге изге эшләрнең иганәчеләре — шушы авыл егетләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстан юлларында рульгә исерек килеш утыру аркасында 29 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте. Узган ял көннәрендә генә дә исерек шоферлар гаебе белән ике юл һәлакәте булды, аларда дүрт кеше зыян күрде. Яр Чаллыда 15 августта исерек 34 яшьлек Volvo S80 шоферы җәяүлеләрне бәрдергән. Чулман проспектыннан Хәсән Туфан проспектына борылып, ул башта зур тизлек белән бордюрдагы ташка бәрелә... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). 16 август көнне Мәскәүдә Халыкара гүзәллек һәм сәләт бәйгесенең Мәскәү төбәк этабы узды. Әлеге бәйгене онлайн форматта «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте. Быел «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының сайлап алу этабында Мәскәү төбәгендә яшәүче кырыклап кыз катнашты. Жюри алардан егерме татар чибәрен сайлап алды, финалга шуларның сигезе чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: киләсе этапта Мәскәүне — Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Яшьләр парламентына Татарстанның 1,5 меңнән артык яшь кешесе эләгергә омтылган. Кандидатлардан гаризалар бер ай элек, 17 июльдә кабул ителә башлады, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. «Гариза тапшыручыларның барысы өчен дә яшьләр соравыннан чыгып формалаштырылган белем бирү модуле оештырылачак. Һичшиксез, сексуаль көчләү темасы һәм гендер тигезсезлеге мәсьәләләре кебек темаларны күтәрәчәкбез», - диде ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина. Читать дальше...
Зөя тарихы музеенда Явыз Иван тууның 490 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстанда вакытлыча эш эзләү өчен төзелгән порталда республика эш бирүчеләреннән якынча 200 вакансия урнаштырылган. Бу хакта онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Студент яшьләр гамәлдәге онлайн-мәйданчыкларда аларның сорауларына төгәл формалаштырылган җавап ала алмый», - дип аңлатты ул мондый ресурс булдыру кирәклеген. «Студентлар хезмәт отрядлары» оешмасы эш турындагы игъланнар белән сайтны башлап җибәрде. Анда 100гә... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Буа дәүләт театры яңа сезонын 28 августта ача. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Буа дәүләт драма театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгән. Әлеге пьесаны Мирсәй Әмирнең 1943-44 елларда Толымбай авылына килеп язган. «Пьесаның геройлары безнең авыл кешеләре. Әсәрнең төп герое Фатыйма да безнең Фатыйма апа Вилданова», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Спектакльнең режиссеры — Тимур Кулов. Спектакль... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Президентына кандидатларның берсе Альмир Михеевның агитация кампаниясе башланды. Бу хакта «Татар-информ»га «Гадел Россия» партиясенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Шәһәр халкын Альмир Михеевның сайлау алды программасы кызыксындыра. Күп кенә казанлылар агитация кублары янында туктый һәм альмир2020.рф программасы белән сайтка алып баручы QR-кодны сканерлый» ,-диделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, республика халкының почта тартмаларына партия газетасын тарату дәвам итә. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле. Иртәгә, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләдә парашют спорты нигезләренә өйрәтүче Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге курсантлары белән очрашты. Республика җитәкчесе очрашудан фотоны Instagram битендә бастырды. «Минзәләдә. Булачак космонавтлар белән!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ачыклап узганча, 2010 елгы парашют спорты буенча дөнья чемпионатын уздырганнан соң Минзәлә шәһәрен бөтен дөнья белгән. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Минзәләдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне үстерү проекты белән танышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Минзәләнең үзендә Рөстәм Миңнехановка төзекләндерелгән ярны күрсәттеләр, ул тарихи Екатерина күпереннән башлана. Сәфәр вакытында ТР Президенты җирле халык белән аралашты», - дип сөйләде ул. Республика җитәкчесе башка объектлар арасында яр буенда урнашкан тренажерларны да карады. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның яңа коронавирус инфекциясе авыруларын дәвалый торган беренче шәһәр балалар хастаханәсен пациентларны планлы кабул итүгә күчерергә планлаштырмыйлар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта мондый карарның сәбәпләрен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков атады. «Беренче балалар хастаханәсе провизор госпитале һәм Covid-госпитале буларак эшли. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Россия Югары суды бүген АУЕ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен («Арестантский уклад един»* яки «Арестантское уголовное единство»*) экстремистик дип таныды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Суд утырышы ябык режимда узды. Хәзер кем үзен АУЕ* хәрәкәтендә дип саный, андый кешеләр экстремизм маддәсенә эләгә. «РФ Генераль прокурорының административ дәгъва белдерүен канәгатьләндерергә һәм АУЕ* хәрәкәтен экстремистик оешма дип танырга һәм аны РФ территориясендә тыярга»... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда, кайбер өстенлекләргә ия, алар республикага яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шулар турында онлайн-трансляция барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. «Татарстанның җәлеп итүчәнлегенә йогынты ясый торган факторларның тупланмасы куркынычсызлыктан, җәмәгать киңлекләреннән, мөмкинлекләрдән башлана. Иң мөһиме - эш, тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты», – диде Яшьләр эшләре министры. Универсиада... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). 2021 елның 28 октябреннән 30 октябренә кадәр Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы этабы узачак. Ярышлар календаре Халыкара йөзү федерациясенең рәсми сайтында урнаштырылган. «Быел турнирларны гамәлдән чыгару - көтелгән чара, әмма безнең спортчылар стартларсыз калмаячак һәм Казанда узачак Россия Кубогында чыгыш ясаячак. Киләсе елга килгәндә, дөньядагы хәл яхшырыр һәм киләсе елда ярышлар тулысынча узар дип өметләнәм», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия... Читать дальше...
Башкортстан башлыгы очрашуга “Башкорт” оешмасы вәкилләре килү белән килешмәвен әйтте.
(Казан, 17 август, «Татар-информ» ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү өчен, Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президенты Төзүчеләр урамындагы ишегалды территориясен карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка планлаштырганда халык карары буенча беренче чиратта өстенлек җәяүлеләр юлына бирелде, дип сөйләделәр. Ишегалдында тротуарлар мәйданын арттырганнар... Читать дальше...
Нурлатская поэтесса Антонина Халипа приняла участие в литературном конкурсе «Георгиевская лента» на портале Стихи.ру и стала номинантом.
Кимендә 34 кешегә сак астында тоту, биш кешегә штраф җәзасы бирелгән. Барлыгы 50дән артык активист тоткарланган иде.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 1 сентябрьдә Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүне тыю юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мондый карар турында фикер алышу булырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләре әлегә юк. Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында мәктәп линейкаларының коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылачагын хәбәр иткән иде . Читать дальше...
А вот ученики маски могут и не одевать.
Но только если в организации сложилась такая традиция, сообщает Прайм.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Элегрәк «Татар-информ»га КФУ профессоры Юрий Переведенцев Казанда начар һава торышының никадәр озак тоткарланачагы турында хәбәр иткән иде.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин түгел, чөнки бу РФ Хезмәт кодексын бозачак. Әмма 2021 елда Россия Хезмәт министрлыгы декабрьнең соңгы көнен эшләми торган көн дип игълан итү мөмкинлеген караячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел 31 декабрь ял көне булса, ул чакта башка ял көннәренең берсен эшләргә туры киләчәк, диделәр. Шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 110 маддәсе бозылачак, ул 48 сәгатьтән дә ким булмаган атна саен өзлексез ял итүне күздә тота. Читать дальше...