(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Питрәч районы Тагаш авылында блок-модуль кибете ачылды. Объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзү буенча «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә төзелгән. Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ачылыш тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Ришат Шәймәрданов, җирле халык катнашты. Район башлыгы әлеге программа буенча төзелгән кибетнең... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Әлмәттә Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен реконструкцияләү эшләре бара. Бу хакта Инстаграм социаль челтәрендә үз битендә район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде. «Хәзерге дөнья заманча карарлар таләп итә. Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсен төзекләндерү — искәрмә түгел», — дип язган муниципалитет җитәкчесе. Архитекторлар һәм дизайнерларның максаты — кечкенә һәм яшь укучылар өчен популяр мәдәни киңлек булдыру. Анда һәркем кызыклы китап кына түгел... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Менделеевск районы Монай авылында Буяулар фестивале узды. Авыл халкы популяр чараны бишенче мәртәбә үткәрә. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза. Оештыручыларның берсе Любовь Калягина пандемия аркасында быел фестиваль үткәрелмәячәк, дип борчылулары турында сөйләде. «Урамда чаралар үткәрергә рөхсәт бирелү белән, беренчеләрдән булып үткәрергә булдык», — диде Любовь Калягина. Биредәге бала-чага фестивальне түземсезлек белән көтте. Фестивальдә бию флешмобы, төрле бәйгеләр булды, бүләкләр уйнаттылар. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Менделеевскида «Дуслык» паркында уен элементларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы хәбәр итә. Менделеевск районында яшәүчеләрдән социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән. Алар үтенече буенча, тауга менә торган скалодромдагы тоткычлар яңартылган. Сынык элементларны алыштыру эшләре дәвам итәчәк.
Татар эстрадасы артистлары Куштауны яклап чыгышлар ясый башлады.