(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Питрәч районы Тагаш авылында блок-модуль кибете ачылды. Объект халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзү буенча «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә төзелгән. Бу хакта Питрәч районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ачылыш тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Ришат Шәймәрданов, җирле халык катнашты. Район башлыгы әлеге программа буенча төзелгән кибетнең Питрәч районында беренчесе булуын билгеләп үтте. Бу кибеттә азык-төлек һәм хуҗалык товарлары сатылачак. «Җирле халык кибеткә яхшы бәя бирер, ә кибет популяр булыр, дип өметләнәбез», — диде Илһам Кашапов. Кибетнең мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итә, ассортимент бай. Ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр, шулай ук башка кирәк-яраклар да бар. Кибет эшли башлады, бөтен кирәкле персонал җыелган. Объект бер меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк, чөнки бакча сезонында сатып алучылар саны шактый арта.