(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Менделеевскида «Дуслык» паркында уен элементларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы хәбәр итә. Менделеевск районында яшәүчеләрдән социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән. Алар үтенече буенча, тауга менә торган скалодромдагы тоткычлар яңартылган. Сынык элементларны алыштыру эшләре дәвам итәчәк.