(Казан, 19 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Тәтеш районына килеп җитте. Флагны каршы алу тантанасы район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Бу турыда «Авангард» газетасы яза. «Тәтеш районы барлык тармакларда да уңышлы үсеш ала, елдан-ел хезмәт, яшәү һәм ял итү өчен уңайлырак була бара. Татарстан — күпмилләтле республика, аның халкы үз тарихын һәм гасырлык традицияләрен кадерләп саклый. Без гимн, герб һәм әләм белән горурланабыз», — диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов. Читать дальше...
(Чирмешән, 19 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Югары Чегодай авылы тарихы турында китап чыкты. 500 данә тираж белән нәшер ителгән әлеге басма тирән эчтәлекле, матур бизәлешле, югары сыйфатлы. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Югары Чегодай тарихы»н язучы күренекле тарихчы — Россия Ислам Институты профессоры Фәйзелхак Ислаев авылның борынгы заманнардан бүгенгәчә тарихын архивларда сакланып калган документларга нигезләнеп, конкрет фактларга таянып язган. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанның алты моношәһәрендә бер атнада эшсезләр саны 22,6 мең кешегә кадәр арткан. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бу атнада Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны арткан. Анда халык мәшгульлек үзәкләрендә 12214, 1937, 2642, 4035, 1301 һәм 550 эшсез кеше исәптә тора», диелгән хәбәрдә. Соңгы җиде көндә бары тик бер моношәһәрдә... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының булачак яр буе буйлап велосипедта йөрде. Моңа кадәр аңа яр буеның үсеш проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Республика җитәкчесен аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучы Эдуард Моро озата йөрде. Эдуард Морозов Казансу ярындагы бөтен... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын бер үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 82 яшьлек Нурлат кешесен икеяклы пневмониянең авыр формасы белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган. Пациентта Covid-19 инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләреннән соң расланган. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда коронавиурс инфекциясеннән 55 үлем очрагы теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу ярын үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектны Татарстан Хөкүмәте Йортында архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучы Эдуард Моро тәкъдим итте. Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова проект буенча аңлатма бирде. Казансу ярында 12 паркның эре экосистемасын булдыру күздә тотыла. Алар... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районы Күҗәкә авылында яшәүчеләр спиртлы эчемлекләр белән сату итүче кибет мәсьәләсен хәл итүне сорап, мөселманнарның Хәйрия патриотик фондына мөрәҗәгать итте. Бу турыда IslamNews агентлыгы сайтында хәбәр ителә. Мөрәҗәгать итүчеләр исерткеч эчемлекләр сатыла торган кибетнең авыл мәчете янында булуына канәгатьсезлек белдерә. Инициатив төркем аларның сүзләрен раслаучы фото һәм видео җибәргән. Агымдагы елның июль ахырында җирле халыкның мәчет... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп линейкаларын 1 сентябрь көнне урамда үткәрергә тәкъдим итте. «Белем көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйрәмне ачык һавада, Роспотребнадзор рекомендацияләренә һәм күрсәтмәләренә таянып үткәрергә тәкъдим итә», — диелә ведомство сайтында бастырылган хәбәрдә.
Сегодня с руководством района встретились жители Фомкинского сельского поселения.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә 212,8 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирү турындагы боерыкка имза куйды. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Финанс министрлыгына «Гомуми белем бирү» бүлекчәсе буенча каралган бюджет ассигнованиеләрен 2020 елга дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмалары укытучыларына класс җитәкчелеге өчен айлык акчалата бүләкләүгә 212 млн 812 мең сум күләмендә бирергә», диелгән карар текстында. Читать дальше...
Фомкинская школа стала четвертым образовательным учреждением в районе, где для сельских детей созданы дополнительные современные условия в рамках национального проекта «Образование».
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең беренче утырышында катнашты. Анда шулай ук ИТ-компанияләр җитәкчеләре, «Ак Барс банкы» идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Иннополис, «Документлар әйләнеше системалары» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Мондый мәйданчык диалог алып бару, тәҗрибә алмашу һәм хәл итү юллары табу өчен бик кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...
Строительство нового медицинского пункта стало возможным благодаря национальному проекту «Здравоохранение».
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан халкы киләсе атна ахырында, 30 августта — Республика көнен билгеләп үтәчәк. Ул быел якшәмбегә туры килә. Бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 30 август — Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда ялтырап торган махсус кием кигән Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән картинаны саталар. Татарстан Президенты муенында кабарынкы яка, ә иңбашына шарф куелган. Сату турындагы белдерүне «Авито»га урнаштырганнар. «Фото буяуларның яктылыгын һәм муллыгын күрсәтми, тормышта картина күпкә ачыграк күренә», — дип язган сатучы. Картинаның сюжеты Рубенс ясаган «Шарль де Лонгваль портреты» картинасыннан алынган. Картинаның төп нөсхәсе 1621 елда Лонгвальнең үлеме истәлегенә ясалган. Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәинова). Салым буенча бурычлары булу сәбәпле, дүрт казанлы машинасыз калган. Бу турыда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Автомобильләргә арест салуда Федераль салым хезмәте хезмәткәрләре, суд приставлары һәм ЮХИДИ инспекторлары катнашкан. «Киа», «Ниссан» һәм «Шевроле» җиңел машиналары һәм бер «КАМАЗ» махсус машина кую урынына җибәрелгән. Транспорт чаралары хуҗаларының гомуми бурычы 518 мең сум тәшкил иткән. Хәзер автомобиль... Читать дальше...
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллинга телеграмма юллаган. Ул аны туган көне белән котлаган. «Сез күренекле һәм үзенчәлекле кеше буларак билгеле, сез талантлы органчы һәм педагог. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм энергиягез ярдәмендә Казан консерваториясе үз традицияләрен саклый, динамик рәвештә үсә, илдәге әйдәп баручы музыка югары уку йортларының берсе булып тора», — дип язган Мишустин. «Рубин... Читать дальше...
Об итогах социально-экономического развития Нурлатского муниципального района за первое полугодие 2020 года, итоги ЕГЭ в текущем году - основные темы, рассмотренные на сессии депутатами.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда якынча 16 мең сыерга исәпләнгән 30 яңа терлекчелек комплексы төзеләчәк. Бу хакта #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. «Без яңа терлекчелек комплекслары төзергә ниятлибез, планнар зурдан. Терлекнең баш санын арттыруга гына түгел, аның җитештерүчәнлегенә дә басым ясаячакбыз. Шуңа күрә яңа технологияләр, цифрлаштыру, ашату белән идарә итү системасын гамәлгә кертәчәкбез», — диде ул. Читать дальше...
Спортивная площадка находится рядом с КДЦ “Грани”
Экономический потенциал имеется. Министр экономики Мидхат Шагиахметов, посетивший Нурлатский район, дал такую оценку.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президентына кандидатын хуплауның иҗтимагый штабында икътисади мәсьәләләр буенча эксперт очрашуы узды. Катнашучылар республика икътисади үсешенең соңгы максаты - Татарстан гражданнарының иминлеге һәм югары яшәү дәрәҗәсе дигән фикергә килде. Пандемия чорында икътисади үсеш, бизнесны үстерү һәм предприятиеләргә ярдәм мәсьәләләре аеруча актуаль булды. Россия һәм Татарстан хакимиятләре соңгы айларда гади гражданнарга һәм... Читать дальше...
В Нурлате подводятся итоги конкурса по цветочному оформлению города.
Мәскәүнең Головин район мәхкәмәсендә тәрәзә ватуда гаепләнүче МДУ аспиранты Азат Мифтахов эшенең чираттагы утырышы узды. Мифтахов тагын өч айга сак астында кала.
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 715 гектар мәйданнан уңыш җыеп алынганын һәм киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачагын әйтте. Бу хакта ул #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанда 2,8 миллион тоннадан артык ашлык җыелганлыгын әйтте. «Быел яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәбез. Шөкер, яңгырлар үз вакытында яуды, алар ашлык өчен кирәк булды. Читать дальше...