(Алабуга, 1 август, «Татар-информ», « Алабуга нуры»). Быел «Адымнар — Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә беренче мәртәбә кыңгырау чыңлаячак. Мәктәпне 14 августта ачарга планлаштырганнар. Билгеле булганча, бүгенге көнгә 900 урынның 800е инде буш түгел. Барлыгы мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә. Әмма, без 1-8 сыйныф укучыларыннан гына гаризалар кабул итәбез, шуңа күрә әлегә мәктәп 900 бала кабул итәчәк, дип аңлатты «күптелле белем бирү комплекслары» полилингваль мәктәп директоры Сергей Ежов. Читать дальше...
(Бөгелмә, 1 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районында техниканы карау Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Анда җирле белгечләр, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе һәм «Россельхозүзәк» вәкилләре, шулай ук комбайнчылар үзләре һәм алмаш тракторчы-машинистлар катнашты. Комиссия әгъзалары ашлык җыю комбайннарының, туфракны төп эшкәртү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы техникасының, шулай ук ашлык складларының... Читать дальше...
(Әгерҗе, 1 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре»). 1 август — тимерьюлчылар шәһәре көнендә Әгерҗедә алу һәм тепловозга Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тимерьюлчы Александр Журавлев исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Чара Әгерҗенең вокзал яны мәйданында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәмне алып баручыларның: ТАССРның 100 еллыгына багышланып агымдагы елның 30 гыйнварында Бурятиядә башланган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Уен дисциплинасына бәйле кичәге проблемалар искә төште — Түбән Кама хоккейчылары өч алканың икесен күпчелектә кертте. Казанлылар бүген матчны агрессив төстә башлады, беренче ун минутта кунакларны өч тапкыр боздан «куып чыгарды». Әмма «барслар» күпчелектән файдалана алмады. Уен башында исә командалар үзара чәкәләшеп алды: бозда Михаил Фисенко һәм Роман Граборенко нидер бүлешмәгән. Аның каравы тигез составта уйнаганда периодның соңгы минутларында Станислав Галиев... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей клублары арасындагы сезон алды матчындагы чәкәләшүләр хис-тойгыларның ташып чыгуы белән бәйле. Казан клубы һөҗүмчесе Станислав Галиев матчтан соң шундый фикере белән уртаклашты. «Сезондагы тәүге җиңү, без яхшы уйнадык, әмма моннан да әйбәтрәк уйный алабыз. Бүгенге уен кичәгесенә караганда хис-тойгыларга баерак булгандыр, бәлки. Алар агрессив уйный — без дә шулай җавап кайтарабыз. Чәкәләшүләрнең сәбәбе дә шуңа бәйле. Читать дальше...
Тоткарланучылар арасында балалы хатын-кыз да булган.
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген 10.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән. 1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Тата-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондын мохтаҗларга тарата торган корбан ите күләме ике тапкыр кимегән. Бу хакта хәйрия фонды җитәкчесе Булат Марданов әйтте. «Быел пандемия сәбәпле Корбан гаетендә таратыла торган ит күләме ике тапкырга диярлек кимеде. Узган ел биш ярым тонна ит тараткан булсак, быел өч тонна таратабыз. Бу аңлашыла, узган елны безнең аша сарык алган кайбер кешеләр үзләре кыен хәлдә калды», — ди җитәкче. Булат Марданов корбан... Читать дальше...
В преддверии празднования Дня железнодорожников на месте будущего сквера состоялась торжественная церемония закладки символической капсулы, приуроченной к началу строительства парка.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Россиядә Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны клиник сынау төгәлләнде. Хәзерге вакытта аны теркәүгә әзерлек эшләре бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясенә каршы Гамалея үзәгендә әзерләнгән вакцинаны клиник сынау тәмамланды, хәзер теркәү процедурасын үткәрү өчен документлар пакеты әзерләнә», — диде ул. Аның сүзләренчә,... Читать дальше...
Киләсе атнадан Тинчурин театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый. Татарстан театрлары үз эшләрен март аенда туктаткан иде.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте. «Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле»... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы объектларындагы хокук бозуларны терки башлады. Алар 15 июльдә ачылды, беренче атнада җентекләп әзерләнү нәтиҗәсендә хилафлыклар күзәтелмәде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Хокук бозу очраклары Түбән Камадагы — өч, Чистайдагы ике кафеда теркәлде. Түбән Камадагы кафеларның берсендә ябык бүлмәдә банкет оештырылган», — диде ул. Читать дальше...
Неблагоприятные метеорологические явления 2 августа 2020 года на территории Нурлатского района Республики Татарстан местами ожидаются:
С этого учебного года главным для студентов будет наличие маски.
На мусульманском кладбище, расположенном по улице Кирова, проходит субботник по очистке и благоустройству территории и памятников.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әйтик, Үзәк сайлау комиссиясенең 113нче киңәшмәсе кысаларында Коробченко Олег Владимирович («Үсеш партиясе»), Михеев Альмир Александрович («Гадел Россия»), Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Россия коммунистлары»), шулай ук Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) ТР Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды. Читать дальше...
Две сестрички - Хайруллина Амиля (3 года) и Хайруллина Айлина (10 месяцев) принимают участие в летнем фотоконкурсе от "Нурлат-информа".
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил исәргә һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада төнлә һәм иртән яңгыр явуы көтелә. Яшен вакытында җил көчәеп, аның тизлеге секундына — 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә грипптан прививка ясау зарурлыгы турында белдерде. «Без грипптан гына түгел, башка йогышлы авырулардан да прививка ясатырга киңәш итәбез. Грипптан прививка вакцинаның (ул федераль бюджет хисабына үзәкләштерелгән тәртиптә китерелә) кайчан кайтып җитүенә карап башланачак. Вакцина август дәвамында кайтып җитәр дип көтелә. Без барлык кешене дә... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 206 мең гектар мәйданда (планның 13,7 проценты) суктырылган. Республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Быел Татарстан Республикасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 1,5 миллион гектар мәйданнан җыеп алу бурычы тора. Шуның 361 мең гектары — көзге, 413 мең гектары — язгы бодай... Читать дальше...
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районындагы пляж ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең комлыкны файдалануга рөхсәт иткән санитар-эпидемиологик бәяләмәсен алды. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә Лаеш, Минзәлә һәм Зәй Башкарма комитетларыннан су объектын файдалануга санитар-эпидемиологик бәяләмә алу өчен өч гариза килде. Шулар арасыннан Лаеш шәһәре... Читать дальше...
С 3 августа станет также возможным посещение кинотеатров, ночных клубов, детских игровых комнат и иных развлекательных организаций с присутствием одновременно не более 50 человек.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда планда билгеләнгән торакның яртысыннан артыгы (50,5 процент) файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Видеоконференция режимындагы киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. 30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 1,504 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу 2020 елга планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгы дигән сүз. Читать дальше...
Рекордную жару исключать нельзя.