(Алексеевск, 21 август, «Татар-информ», «Таң» ). Бүген Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында Җиңү паркында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Районга эш сәфәрендә шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин һәм республика мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев катнашты. Соңыннан Алексей Песошин «Алексеевск керамикасы» предприятиесендә булды. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген «Безнең ишегалды» проекты буенча Түбән Камада эш барышын тикшерде. Түбән Кама мэры шәһәр үзәгендә дә, Төзүчеләр бистәсендә дә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтын да хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерик, быел республика программасының беренче этабы кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 67 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Бу сезонда төп игътибар юлларны киңәйтүгә, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыруга... Читать дальше...
НРЭС сообщает о плановых отключениях электроэнергии 22 августа.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 августта, Татарстанда циклон йогынтысы аркасында салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил була. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак. Элегрәк «Татар-информ» җәйге җылылык Татарстанга киләсе атнада кайтачак, дип хәбәр иткән иде.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Уфада беренче укытучыга һәйкәл куелачак. Шул турыда 21 августта мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә пленар утырышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Халык укытучысы Лиза Агадуллина Уфада беренче укытучыга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан. «Бүген трибунадан шуны әйтә алам: халкыбызның улы — Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бар. Ул Уфада мәдәни мохит булдыруда аерым бер хис белән эшли. Концепция бирсен өчен аңа мөрәҗәгать итәм. Читать дальше...
На этой неделе стартовали игры второго круга районного чемпионата по футболу.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республика буенча кимендә 552 мең га көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Көзге бодай 405 мең га мәйданда чәчеләчәк, көзге арыш — 131 мең га. Читать дальше...
Вчера на сцене Городского Дворца культуры артисты кукольного театра «Калейдоскоп» представили нурлатским дошкольникам представление по правилам дорожного движения.
В ближайшее время в Татарстане начнет функционировать спортивно-образовательный комплекс КАМАЗа «Техногород».
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җырчы Супералиса, ягъни, Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям Ибраһимова Камал театрының вип-тамашачысы дип игълан ителде. Бүген сезон ачылу тантанасында тугрылыклы тамашачыларга театр премьераларына вип-билет тапшырылды. Бүген театр ачылу тантанасында театрның яңа сезонда көтелгән премьералары турында хәбәр ителде. Шунда ук әлеге премьерага чакырыласы кунаклар да билгеле булды. Вип тамашачыларны театр артистлары Алсу Каюмова һәм Фәнис Җиһанша игълан итте. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сезонын ярты зал тамашачы белән генә ачты. Бүген «Сүнгән йолдызлар» спектаклен 400ләп тамашачы гына карый ала. Камал театры яңа сезонын традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» спектакле белән ача иде. Быел театр беренче тапкыр традициядән читләшеп башка спектакль белән ачарга мәҗбүр булды. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән Алсу сәхнәгә чыгып яңа сезон ачылуын игълан иттеләр. «Безнең „Зәңгәр шәл“ спектаклендә бөтен труппа катнаша. Читать дальше...
(Лаеш районы, 21 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Анда 199 млн сумлык ремонт үткәрелгән. Анда ТР Президенты «Сәләт» яшьләр оешмасы активы белән очрашты. Лагерь вожатыйлары белем бирү программалары һәм аларга бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов төрле телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә басым ясарга киңәш итте. Ул әйдаманнар... Читать дальше...
(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгы әләме эстафетасы Татарстанның Бөгелмә районына кадәр барып җитте. Әләмне хөрмәтләү тантанасы хәрби комиссариат янындагы мәйданда узды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. «Мин сезнең хезмәтегез, туган шәһәрегез генә түгел, тулаем Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкына. Ул бөгелмәлеләрнең кәефендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте... Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштау шиханын яклаучылар белән очрашуда аңа аеруча саклана торган территория статусы биреләчәген һәм анда файдалы казылмалар чыгармаячакларын әйтте. Элек ул «яклар үзара уртак фикергә килмичә, тауда эшчәнлек алып барылмаячак, Куштау һәм Башкортстан сода компаниясе белән бәйле ситуация республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыра», дип әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Шуңа күрә минем шундый тәкъдимем бар: координацион киңәшмә формалаштыру өчен ике атна вакыт бирәм... Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»).18 августта Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясендә киңәшмәдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган өлкә халык иҗаты фестивале һәм II «НижгарФорум» яшьләр фестивале үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында хәбәр ителә. Автономия советы рәисе катнашында эшлекле киңәшмә агымдагы елның соңгы ике кварталы планнары турында фикер алыштылар. Пандемия нәтиҗәсендә килеп чыккан кайбер мәсьәләләрне... Читать дальше...
(Чаллы, 21 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, дәреслекләр запасын тулыландыру зарурлыгы быел парта артына утырачак укучылар санының артуы белән бәйле. Автошәһәрдә укучыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 мең кешегә арткан. Шул ук сәбәпле, нигездә, башлангыч сыйныфларда укытучылар дефициты барлыкка килгән. Читать дальше...
Авыруның хәле яхшыруга таба бара диелә. Табиблар Навальныйда агулану билгеләре табылмавын белдерә.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Комсомольская правда» газетасы, ТАССРның йөз еллык юбилее уңаеннан, укучылары арасында Татарстанның 100 легендар брендын сайлауны оештырган. Җиңүчеләр исемлегенә Казан шәһәр филармониясендәге «Казан» бию ансамбле да кергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова сөйләде. «Әлеге җиңүдән чыгып, шуны әйтәсем кимлә: сәнгатебез халыкка барып җитә алган. Халык күңелен яулап ала алдык икән, без бик бәхетле. Читать дальше...
21 августта Казан үзәгендә оппозиция лидеры Алексей Навальныйга теләктәшлек күрсәтеп уздырылган чараны өзде. Навальный тарафдарлары ялгыз пикетлар әзерләгән иде.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанның Ямашев проспектында ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, зур бөке барлыкка килгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте. Җомга кичендә чит ил машинасы һәм «җиделе» машинасы Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы чатында юлны бүлешә алмаган. Чит ил машинасы «җиделе»нең уң як ишегенә барып бәрелгән, машинага җитди зыян килгән. Авариядә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел. Юл-транспорт һәлакәте зур бөке хасил иткән: машиналар агымы Мусин урамына кадәр диярлек сузыла.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан учреждениеләрен «карантин» чаралары бетерүнең өченче этабына күчерү көз көне сайлау участокларында файдаланылачак иминлек чараларына йогынты ясамаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Без Татарстанның чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүен аңлыйбыз. Гражданнар антисептик булган урыннарда перчаткалар киеп йөрмәскә мөмкин, әмма без, сайлауларны оештыручылар буларак, вакыйгалар барышының барлык сценарийларына да әзер булырга тиеш. Читать дальше...
Узган тәүлектә тагын 34 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән. Тәүлек эчендә 80 кешегә пневмония диагнозы куелган.
(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бөгелмәдә быел Татарстанда ел әйләнәсе эшли торган бердәнбер балалар лагерен ачарга ниятлиләр. Ул Губин исемен йөртә. Бу хакта лагерь территориясен караганда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте. «Без инде лагерьны быел ук эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Ул безнең ел әйләнәсе эшли торган лагерь. Биредә сәламәтләндерү сменаларын гына түгел, тренировкаларны да үткәрергә мөмкин булачак, монда вариантлар бик күп», — диде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров. Читать дальше...
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүгенге көндә республикада 3 млн 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 38,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара ... Читать дальше...
(Баулы, 21август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел педагогларга хезмәт хакларын түләү Covid-19 коронавирусы кризисы аркасында тоткарланмаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә белдерде. «Бүген коронавирус белән бәйле проблемалар бар, кайбер производстволарны туктату проблемасы бар. Без беренче яртыеллыкта 40 млрд сумга якын тиешле акчаны алалмадык, әмма укытучыларның хезмәт хакы һәм түләүләренә бәйле бернинди проблема да булмас дип ышанабыз»... Читать дальше...