Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда беренче ел әйләнәсе эшли торган балалар лагерен карады

(Бөгелмә, 21 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бөгелмәдә быел Татарстанда ел әйләнәсе эшли торган бердәнбер балалар лагерен ачарга ниятлиләр. Ул Губин исемен йөртә. Бу хакта лагерь территориясен караганда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

«Без инде лагерьны быел ук эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Ул безнең ел әйләнәсе эшли торган лагерь. Биредә сәламәтләндерү сменаларын гына түгел, тренировкаларны да үткәрергә мөмкин булачак, монда вариантлар бик күп», — диде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров. Өч катлы корпусларның беренче катлары аз хәрәкәтләнүче балаларның ел әйләнәсе ял итүе өчен җайлаштырылган. Биредә коляскалар өчен пандуслар, киң ишекләр һәм «үзенчәлекле» балалар өчен кирәкле башка җайланмалар бар. Ел әйләнәсендә бу лагерьда бер үк вакытта 160 бала ял итә алачак. 

Лагерь 2017 елдан бирле эшләмәгән, чөнки иске биналарның планировкасы заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килми, инфраструктура искергән, территория ташландык хәлдә булган һәм төзекләндерелмәгән.

2019 елның июнендә «Җәй — балаларга» республика программасы кысаларында капиталь ремонт башланды, биналарның фасадларын һәм түбәсен реконструкцияләү эшләре башкарылды, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылытуның искергән системалары, шулай ук ишек һәм тәрәзәләр алыштырылды.

«Хәзер бу яхшы лагерь, хәтта элиталы лагерь. Балалар өчен кунакханә», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus