Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» хәрәкәте базасының яңа мөмкинлекләрен бәяләде

(Лаеш районы, 21 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген сәләтле балалар һәм яшүсмерләр белән эшли торган «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Анда 199 млн сумлык ремонт үткәрелгән.

Анда ТР Президенты «Сәләт» яшьләр оешмасы активы белән очрашты. Лагерь вожатыйлары белем бирү программалары һәм аларга бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов төрле телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүгә басым ясарга киңәш итте. Ул әйдаманнар әзерләүнең системасын булдырырга кирәклеген әйтте . «Сәләт»кә килгәч, һәрвакыт энергия туплыйбыз. Сезнең һәркайсыгыз куелган максатка омтыла: кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер өчпочмак пешерә… Шуны әйтәсем килә: безнең киләчәк, гореф-гадәтләребезнең киләчәге, телебезнең киләчәгенә — сездә. Шулай ук актив булыгыз. Безнең республика чәчәк атсын. Сезнең белән бергә эшләячәкбез. Рәхмәт сезгә!» — дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.

Бүлеп бирелгән акчага лагерьда җиде торак корпус, ашханә һәм административ биналар ремонтланды. Лагерьның заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде, биредә газ үткәрделәр. Хәзер объект балаларны ел әйләнәсе кабул итә ала. Татарстан Президенты лагерьның яңа мөмкинлекләрен уңай бәяләде — ул республика һәм бөтенроссия олимпиадаларына әзерлек мәйданчыгы буларак та эшләячәк. Җәй эчендә «Йолдызлы»да бер меңгә якын бала ял итә алачак, бер ел эчендә — якынча 5 мең, дип сөйләде журналистларга Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. 

Яңартылган лагерь балаларны июль аенда ук, барлык кирәкле санитар нормаларны үтәп кабул итә башлады. Биредә барлыгы дүрт смена: «Сәләт — Раушан» (7-11 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль смена), «Сәләт-Гайрәт» (6-11 сыйныф укучылары өчен медиа юнәлеше буенча профильле смена), «Сәләт — Шәхес» иҗади смена һәм «Сәләт-Олимп» олимпиадага әзерлек профильле смена эшли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus