Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан игенчеләре яңа уңыш ашлыгының өченче миллион тоннасын җыйды

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә республикада 3 млн 104 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 38,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара — 139,3 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы — 137,3 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы — 130,1 мең тонна.

Урып-җыю темплары буенча 14 район алда бара. Алар арасында: Буа (56,8 мең га), Арча (56,4 мең га), Алексеевск (52,5 мең га), Чистай (51,7 мең га), Балык Бистәсе (48,2 мең га), Минзәлә (47,9 мең га), Азнакай (46,7 мең га), Актаныш (45,9 мең га), Мөслим (47,7 мең га), Тәтеш (44,1 мең га), Тукай (43,8 мең га), Спас (43,3 мең га), Чирмешән (41,9 мең га) һәм Әлмәт (40,8 мең га) районнары.

31 район экваторны узып китте. Азнакай районында бөртекле культуралар 60% мәйданда суктырылган, Буа районында — 59%, Тәтеш районында — 57%, Спас районында — 56%, Чистай районында — 55%, Чирмешән районында — 54%, Минзәлә һәм Мөслим районында — 53%, Арча районында — 51%, Тукай районында 50% суктырылган.

Шулай ук Сарман һәм Яңа Чишмә (53%), Аксубай (54%), Чүпрәле (52%), Нурлат (62%), Зәй (58%), Лениногорск (55%), Әлки (65%), Кукмара (54%), Бөгелмә (56%), Апас (61%), Питрәч (54%), Балтач (55%), Баулы (59%), Кайбыч (53%), Лаеш (53%), Саба (61%), Түбән Кама һәм Кама Тамагы (55%), Ютазы (65%), Әтнә (55%) һәм Яшел Үзән (66%) районнары да лидерлар арасында.

Иң югары уңыш Зәй районында — бүгенге көндә анда гектардан уртача 59,9 центнер уңыш алына, бу күрсәткеч буенча Тәтеш, Сарман һәм Актаныш районнары да лидерлар рәтендә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,7 мең га мәйданнан җыелган, 1806,5 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — 31,2 ц/га булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus