Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай объектларында булды

(Азнакай, 13 август, «Татар-информ», « Маяк »). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәренә килде. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин каршы алды. Башкала кунагы азнакайлылар белән очрашуны Актүбә ат спорты мәктәбеннән башлады. Бу турыда район басмасы хәбрә итә.

2018 елда дөньяви стандартлар буенча нефтьчеләр ярдәме белән төзелгән, 110 миллион сумга төшкән бу комплекс та Фәрит Мөхәммәтшинда зур кызыксыну тудырды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балаларның иппотерапея дәвалануы үтүен аеруча хуплады.

Быел «Безнең ишегалды» программасына 600 мең квадрат метрга якын мәйданда 28 ишегалды территориясе кертелде. Аларда 216 миллион сумлык эшләр башкарылачак. Парламент башлыгы шәһәрнең Радужная урамындагы 1нче, 3нче йортлар ишегалларын карап чыкканнан соң, аларда алып барылган төзекләндерүдән канәгать калды.

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында уздырылган «Игелек һәм балачак» очрашуында да катнашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларындагы бу игелек чарасында аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка җыенган сабыйларга портфельләр тапшырылды.

Районның төрле өлкәләрдә фидакарь хезмәт куеп, Татарстан, Азнакай үсешенә зур өлеш керткән династияләре хөрмәтләнде.

2018 елда Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, уңайлы шәһәр мохите тудыру гранты яулаган проект буенча 140 миллион сумлык төзекләндерү эшләре алып барылган Сөембикә урамында кунагыбыз биредәге күренешкә соклануын белдерде.

Азнакайның иң спортчан шәһәр булуын республикакүләм бәйгеләрдә яуланган җиңүләр исбатлый. Районда бүгенге көндә 295 спорт корылмасы бар, аларда 30 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районда ачык бассейнда һәм волейбол мәйданчыгында булды.Ял көннәрендә анда су коенырга, ял итәргә килүчеләр саны бишәр меңгә җитә.

«Азнакай елдан-ел үсеш-яңарышта. Киләчәктә дә шушы алган биеклекне югалтмыйча, исән-сау булып, яңа уңышлар яулап яшәргә язсын сезгә!» — дигән изге теләкләрен белдерде Фәрит Хәйрулла улы азнакайлылар белән саубуллашканда.    

 

    

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus