Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балаларны Татарстан белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Балаларны Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының иң күренекле урыннары белән таныштыру өчен интерактив китап-панорама чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде. «Бу интерактив китап-панорама укучыларны Татарстанның иң кызыклы шәһәрләре һәм районнары белән таныштыра. Китаптагы наклейкалар республиканы бербөтен итеп күзалларга һәм мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Карикатура стилендә ясалган вак рәсемнәр кул чуклары моторикасы белән күз хәтерен яхшыртуда булыша», — ди ул.

Айсылу Галиева китапта Татарстанның бәйсезлек атрибутлары булган әләме, гербы турындагы мәгълүмат булуын әйтте. Шулай ук китап аша балалар Татарстанның туристик маршруты белән таныша ала. Китапта Саба, Биектау, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һ.б. районнардагы кызыклы урыннар турында язылган. Аннан кала китапта татар ашлары һәм милли киемнәр турында мәгълүмат бар. Айсылу Галиева фикеренчә, китап кечкенә балалар өчен генә түгел, башлангыч мәктәп укучылары өчен дә кызыклы булыр. «Әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәреслегендә төбәкләргә кагылышлы мәгълүмат бик аз бирелә. Китапта дәрестә куллану өчен күп кызыклы мәгълүмат бар. Текстларны кыска итеп, мәгълүматның 70 процентын рәсемнәр аша бирергә тырыштык», — ди Айсылу Галиева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus