Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин: «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулаем гамәлгә аша

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эш сәфәре барышында белдерде.

Шәһәрдә республика парламенты җитәкчесе Радужная урамындагы ишегалларын карады, Сөембикә җәяүлеләр урамыннан узды һәм җирле халык белән аралашты. Радужная урамындагы ташландык бушлык урында хәзер менә дигән парк булдырылган.

«Быел президент программасы буенча республиканың барлык районнарында меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк. Биш ел эчендә без 6 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Бу максатларга якынча 50 млрд сум салынган. «Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда тулысынча тормышка ашырылыр дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлылар белән әңгәмәдә.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык программалардан - «Безнең ишегалды» программасы татарстанлылар күңеленә аеруча хуш килде. «Без эре объектлар, торак йортлар төзибез, әмма ишегалларын, скверларны, паркларны, җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә вакыт җитте. Президент программасы моны эшләргә тиеш», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, проектның күренекле тәрбия эше дә бар. Әгәр яшәүчеләр үзләре ишегалдын төзекләндерүдә актив катнашса, алар аны карап, тәртиптә тотачаклар.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» республика программасы узган ел «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча эшләнгән һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган иде. Азнакай районында 2020 ел программасына 28 ишегалды территориясе кергән. Финанслауның гомуми күләме 218 млн сум тәшкил итә.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Азнакайда «Игелек һәм балачак» бәйрәме узды, анда Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка баручыларга портфельләр һәм канцтоварлар тапшырды.

Бәйрәм барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук мәктәп укучыларын һәм педагогларны якынлашып килүче уку елы белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм яхшы билгеләр теләде. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus