Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәламәтлек министрлыгында ташламалы кешеләргә соцпакет яки акчаны сайларга куштылар

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Социаль пакет һәм акчалата компенсация арасында сайлау өчен федераль ташламага ия кешеләргә ике айдан да кимрәк вакыт кала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә искә төшерделәр. «1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия кешеләргә мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет дип атала) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсация суммасы зур түгел һәм аена 889,66 сум гына тәшкил итә», - диелә хәбәрдә. Сәламәтлек саклау министрлыгында аларга «баш тартучылар»дан күп мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләделәр, алар ел дәвамында программага кайтырга тели. Әмма, акчалата компенсация алганлыктан, хәтта зур акчалата чыгымнар таләп итә торган авыру ачыкланганда да законнарда ел дәвамында соцпакетка кире кайтару каралмаган. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә 2020 елда бушлай дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк. Бүген Татарстанда 329 мең 354 федераль  ташламага ия кеше яши, шуларның 121 меңе социаль пакетны сайлаган. «Программада калганда, пациентлар, беренче чиратта, үз сәламәтлекләренә акча салалар, бу, шактый акча таләп итә торган яңа авыру ачыкланган очракта, аның ташламалы дару ярдәмен тулы күләмдә алу мөмкинлеге булсын өчен кирәк», — дип аңлаттылар ведомствода. Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, программа кысаларында дару препаратларына ташламалы рецептлар билгеле бер сумма белән генә чикләнми. Дару белән тәэмин итү төп авыру буенча гына түгел, шулай ук башка авырулар буенча да, шул исәптән симптоматик дәвалау һәм профилактика өчен препаратлар буенча да гамәлгә ашырыла. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан бирле үткәрелә. Федераль ташламаларга ия булучылар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм блокадада катнашучылар бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus