(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентына кандидатларның һәрберсенең көчле һәм көчсез яклары бар. Шул ук вакытта гамәлдәге хакимият үзенең вәгъдәсен үтәвен күрсәтеп тора, диде Татарстан Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда. «Безнең бурыч — безнең нәрсә эшләвебезне һәм нинди планнар булуын сөйләү. „КАМАЗ“ кебек комплекс белән идарә итү өчен, күп белем һәм сәләт кирәк, республика белән идарә итүдә дә шулай ук. Мин безнең оппонентлар начар димим, тик нәрсәгә дә булса ирешү өчен күп эшләргә... Читать дальше...
По предписанию стражей дорог работники предприятия, выигрывшего тендр, дополнительно обозначили пешеходые переходы у всех общеобразовательных и дошкольных учреждений.
Но для этого нужно будет для начала добраться до столицы нашей республики, что сделать в общем-то несложно.
На сей раз свои вопросы руководству района довели жители Билярозерского сельского поселения Нурлатского района.
(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дини тәрбияне, рухи кыйммәтләрне, телне саклауда мәчетләрнең халык өчен кирәкле һәм әһәмиятле урын икәнен әйтте. Марат Әхмәтовның мәчетләргә карата фикере Арча мәдәният сараенда узган 11 район җитәкчелеге белән очрашу вакытында яңгырады. «Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Билгеле, берәү дә мулла булып тумый. Читать дальше...
Футбольную площадку здесь возвели за короткое время. Она построена по республиканской программе.
Нурлатские хлеборобы на сегодняшний день намолотили более 80 тысяч тонн зерна. Урожайность 45,3 центнера с гектара.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз көчле агымлы елгага егылып төшкән, чак үлми калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 11.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Әлмәттә Зәй елгасына 72 яшьлек хатын-кыз егылып төшүе турында хәбәр алынган. Көчле агым пенсионер ханымны ярдан бик тиз алып киткән. Чакыру буенча килгән коткаручылар егылган... Читать дальше...
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирусны кешедә ике ысул белән билгелиләр: ПЦР-диагностика — борын һәм авыздан мазок алына, шулай ук кан анализы. Татарстанда нинди тестның иң төгәл булуын һәм еш кулланылганлыгын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатты. «ПЦР-диагностика авыруны диагностикалауның төп ысулы булып тора. Шуңа күрә ул тикшерелергә тиешле контингентларга үткәрелә. Һәм алар бездә санитар кагыйдәләр белән беркетелгән», - диде спикер. Читать дальше...
Аннан алда булган мәхкәмә тарафыннан акланган ир-атка хөкем карары иртәгә чыгарылачак.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 августта, Татарстан Республикасы территориясендә яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартлары көндез начарлану көтелә. "13 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Урыны белән көчле җил исәчәк. Җилнең көчәюе секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Баш санитар табибының яңа карары үз көченә керде. Яңа коронавирус инфекциясе аркасында эш бирүчеләр өчен яңалыкларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатты. «Карарда, барыннан да элек, контактсыз ысул белән үлчәү аппаратларын кулланып эш урыннарына кергәндә хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү, тән температурасын эш көне... Читать дальше...
Өч язгы ай эчендә бизнес 1 триллион 400 миллиард сумга азрак керем алган.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов Россия хөкүмәтенә эшкә күчә. Бу хакта Казан Ратушасында узган өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XLI сессиясендә билгеле булды. «Айрат Әхмәтханов Россия Хөкүмәтеннән безнең хезмәттәшләребез соравы буенча РФ Хөкүмәтенең мөһим юнәлеше структур бүлекчәсенә күчә. Бу безнең яңа хөкүмәт составына киткән беренче генә кадрыбыз түгел. Алданган өлешчеләр, авария хәлендәге торак фонды... Читать дальше...
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе бушлай басма мәйданны бүлү буенча 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында жирәбә уздырды. Чарада дәүләт вакытлы матбугат басмалары редакцияләре вәкилләре катнашты. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутат сайлау вакытында 18 вакытлы басма бушлай мәйдан бирүе турында сөйләде. «Жирәбә теркәлгән кандидатлар өчен тигез шартлар тәэмин итү максатларында үткәрелә», — дип өстәде ул. Читать дальше...
Әлеге авыл җирлегендә халык җыены узды.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне кертмәскә мөмкин иде, республика уку йортларының гадәти эш режимын оештыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде. Бу хакта ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда әйтте. «Минемчә, әгәр мондый хәл булмаса, дистанцион укытуны мондый стандартка чыгармас идек. Әйе, безгә интернетны көйләргә кирәк булды. Кызганыч, безнең барлык гаиләләрдә дә ноутбук юк иде, бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Читать дальше...
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккейчысы Данис Зарипов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда аңа исемле кәшәкәсен бүләк итте һәм аны республиканың чын герое дип атады. «Беренче чиратта ышаныч өчен, командага ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, моңа кадәр миңа бары тик бозда гына ышана иделәр. Мин барлык хоккейчылар исеменнән спортны үстерүдә башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Без республиканың ничек үсүен, ел саен күпме объектлар артуын күрәбез. Узган сезонда... Читать дальше...
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2020 елга Казан бюджеты чыгымнарын арттырырга карар кылдылар - мәдәниятне үстерүгә, биналарны ремонтлауга һәм карап тотуга 18 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 41нче сессиясендә Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте. «18,8 млн сум акча түбәндәге максатларга тоту тәкъдим ителә: Казан шәһәре мәдәниятен үстерү программасын гамәлгә ашыруга — 10 млн сум, шәһәр Думасы биналары комплексын тикшерү һәм агымдагы ремонтка ... Читать дальше...
Нурлатский район электрических сетей сообщает о плановых отключениях электрической энергии 13 августа.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина һәм троллейбус бәрелешүе аркасында җитди бөке барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә. Авария бүген көннең икенче яртысында Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә булды. Биредә тәҗрибәсез «Лада» йөртүчесе троллейбуска килеп бәрелә. Транспорт чаралары ике хәрәкәт полосасын каплый, шуның аркасында юл участогында җитди бөкеләр барлыкка килде. Машина йөртүчеләргә урап узу юлларын эзләргә кирәк.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен бөтен шартларны булдырырга кушты. Бу хакта ТР Президентына кандидат ышанычлы затлар белән очрашуда белдерде. «Яшьләргә уңайлы булырга, аларның моннан китәргә теләге булмаска тиеш. Укырга китсәләр дә, аннан кире кайтсыннар. Хәер, мин беркайчан да: «китмәгез», - дип әйтмим. Әмма безнең бурыч - аннары алар әйләнеп кайтырлык итү», - диде ул. Хәзер Татарстанда спорт һәм күңел ачу-ял итү объектларына зур игътибар бирелә. Читать дальше...
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе үз эченә мәгарифне үстерү, республика халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген арттыру бурычларын алачак. Бу хакта ышанычлы затлар белән очрашуда ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Планнар турында сөйләүнең мәгънәсе юк. Стратегия-2030 буенча безнең бурыч аңлашыла. Икътисад үсеше хисабына без республикабызны үстерәчәкбез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрәчәкбез. Иң төп бурыч - сыйфатлы белем бирү... Читать дальше...
Айрат Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепләнә.
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президентына кандидатның ышанычлы затлары сайлау алды программасы буенча фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю өчен Татарстан халкы белән очрашуларны башлады. Бу хакта кандидатка ярдәм итү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте. «Рөстәм Нургалиевич, 7 августтан бөтен республика буенча агитация пикетлары башланды, ә 10 августтан — гражданнар җыеннары, ишегалларында очрашулар, хезмәт коллективлары белән очрашулар уза. Ышанам... Читать дальше...