(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 августта, Татарстан Республикасы территориясендә яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава шартлары көндез начарлану көтелә.
"13 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Урыны белән көчле җил исәчәк. Җилнең көчәюе секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.