(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшьләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен бөтен шартларны булдырырга кушты. Бу хакта ТР Президентына кандидат ышанычлы затлар белән очрашуда белдерде.
«Яшьләргә уңайлы булырга, аларның моннан китәргә теләге булмаска тиеш. Укырга китсәләр дә, аннан кире кайтсыннар. Хәер, мин беркайчан да: «китмәгез», - дип әйтмим. Әмма безнең бурыч - аннары алар әйләнеп кайтырлык итү», - диде ул.
Хәзер Татарстанда спорт һәм күңел ачу-ял итү объектларына зур игътибар бирелә. Быел дүрт футбол манежы төзеләчәк — икесе Казанда, берәр - Чаллы һәм Түбән Камада. Моннан тыш, Миллениум күпере астында экстрим-парк ачылачак. Бөтен республика буенча күп санлы парклар һәм скверлар төзекләндерелә.
«Безнең планнарыбыз зур — спорт-техник үзәге булдыру. Без бит инженер һәм индустриаль республика. Яшьләргә техник спорт төрләре, түгәрәкләрдә самолетлар һәм автомобиль модельләре белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки мондый күнекмәләрне югары уку йортында алу кыен», — дип өстәде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанның техник индустрия үзәге — Чаллы шәһәре, химия сәнәгате — Түбән Кама, ә дөнья дәрәҗәсендәге нефть мәктәбе – ул Әлмәт.
ТР Президентына кандидатның ышанычлы затлар белән очрашуы төзекләндерелгән «Сәйдәш» мәдәният йортында узды.