(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе бушлай басма мәйданны бүлү буенча 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында жирәбә уздырды. Чарада дәүләт вакытлы матбугат басмалары редакцияләре вәкилләре катнашты. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутат сайлау вакытында 18 вакытлы басма бушлай мәйдан бирүе турында сөйләде. «Жирәбә теркәлгән кандидатлар өчен тигез шартлар тәэмин итү максатларында үткәрелә», — дип өстәде ул. Кондратьев матбугат чараларында агитация 15 августтан башлана, диде. Түбән Кама бер мандатлы округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сыйфатында алты кеше теркәлгән: Олег Морозов («Бердәм Россия»), Илнар Сираев («Гадел Россия»), Андрей Колосов (ЛДПР), Николай Барсуков («Россия коммунистлары»), Леонид Стражников («Коммунистлар социаль гаделлек партиясе»), Альберт Ягудин (КПРФ). РФ ФҖ Дәүләт Думасының 28нче номерлы Түбән Кама сайлау округы депутатына өстәмә сайлау 11-13 сентябрь көннәрендә узачак. Шул ук вакытта Татарстанда Татарстан Президентын сайлау, Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына депутат сайлау, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак. Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең өч сайлау кампаниясе буенча кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салуы турында хәбәр иткән иде.