(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина һәм троллейбус бәрелешүе аркасында җитди бөке барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә. Авария бүген көннең икенче яртысында Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә булды. Биредә тәҗрибәсез «Лада» йөртүчесе троллейбуска килеп бәрелә.
Транспорт чаралары ике хәрәкәт полосасын каплый, шуның аркасында юл участогында җитди бөкеләр барлыкка килде. Машина йөртүчеләргә урап узу юлларын эзләргә кирәк.