A museum in Bishopville helps people remember when cotton was king in South Carolina. But the museum's director is quick to point out the crop hasn't lost all its clout.
Attorneys for Gov. Nikki Haley and the Legislature want the state Supreme Court to reconsider its ruling that lawmakers have failed South Carolina's poor, rural children.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына якташыбыз Ришат Хафизов 200 ләп китап тапшырды.
Читать дальше...
Елның соңгы шимбәсе – 27 гыйнварда Әлки районы вәкилләре башкалабыз Казанда кала халкы өчен Яңа ел алды ярминкәсе үткәрүдә катнашты.
Читать дальше...
Das war es nun mit dem Jahr 2014. Wir, die Berliner Wasserratten wurden 125 Jahre jung und haben das mit zwei großartigen und eindrucksvollen Veranstaltungen gefeiert. Der Titze-Cup samt Jubiläumsempfang im Frühjahr war ebenso eine gelungene Veranstaltung wie auch die WASRA-Show im Herbst des Jahres, bei der ein bunter Mix einem großen Publikum dargeboten wurde. Die Begegnung zwischen jung und alt und zwischen früheren und aktuellen Mitgliedern war einfach ein tolle Sache. Mit beiden Veranstaltungen... Читать дальше...
2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 2 бүлеге 25.3 бүлекчәсенә кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә. Ул дәүләт автоинспекцияләре бүлекчәләрендә башкарылучы юридик көчкәия документ эшләренә кагыла, ягъни дәүләт пошлиналары бәяләре арта. Мәсәлән, автотранспорт чарасын теркәгәндә дәүләт теркәү билгесе – 2000, транспорт чарасы теркәлү турындагы таныклыкка – 500, ПТСка үзгәрешләр кертү 350 сум торачак. Ә транспорт чарасын ПТС биреп теркәү башкарылганда, гомуми сумма 3300 сум белән исәпләнә. Читать дальше...
Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү хакында закон гамәлгә кергәннән бирле, җир сорап 92 гаилә гариза язган булган.
Читать дальше...
Бәхетле кәҗә
Бу хәл 2013 елның җәендә булды. Бик матур бер ял көнендә көндәгечә иртүк йокыдан торып, йортка хайваннар карарга чыктым. Ул елны бик усал үгезебез бар иде. Үгез кычкырмасын дип, эшне һәр көнне аңа ашарга бирүдән башлый идем.
Сәнәккә печән эләктереп, үгезгә салыйм дип барганда күрше Наилә апаның арт бакчасында печәнлеккә бәйгә куйган кәҗәсенең нәзек кенә тавыш белән әче авазга: “Үлә-ә-ә-м-м, үлә-ә-ә-м!”, дип ярдәм сорагандай өзгәләнеп кычкырган тавышын ишетеп алдым. Читать дальше...
Бәрәнегез табылдымы?
Бу 1981 елда, август аенда булган хәл. Кич көтү керә, халык көтү каршылый. Шулай беркөнне сарык бәрәне адашып, кайтмыйча калды. Мин бәрәнне эзләп киттем, әмма шактый гына йөреп тә таба алмадым. Өйгә кайтып киләм, күрше Нургали абый белән хатыны Илалия апа турларында утыралар. Исәнләшеп хәлләр сорашкач, минем кайдан кайтуым белән кызыксындылар.
–Бәрән эзләп кайтуым,–дидем.
Нургали абый әйтә:
–Әле менә хәзер генә Җәмил абыең кайтып үтте, бездә ят бәрән бар, диде. Читать дальше...
Зәй районы пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре эшләп кенә калмый, ә иҗади конкурсларында да катнаша. Шундый конкурс быел Россия пенсия фонды оешуның 24 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул 2014 елның 25 августыннан 20 декабренә кадәр барды һәм түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:
Читать дальше...
ПМК “Мелорация” җәмгыяте районда 30 миллион сумлык эш башкарган бүген.
Читать дальше...
Ул үз гомерендә тырыш, намуслы хезмәте өчен ике машина һәм өч мотоцикл белән бүләкләнгән. Бүгенге әңгәмәдәшем җитәкче, хуҗа, эшмәкәр дә түгел, ә гади бер механизатор-шофер. Эшләгән дәверендә ничәмә-ничә тракторны иярли ул. Әле дә: “Җир эшен бик яратам”,–ди ул горурланып. Аның белән аралашуы шундый җиңел, күңелле. Җайлы, итәгатьле итеп сөйләшә. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар ул. Дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына, үзенчә борчыла, кайгыра. 75 яшь булуына карамастан, хәтере бик яхшы. Барлык җитәкчеләрне... Читать дальше...
Берничә көннән аз керемле гаиләләрдә үсүче бертөркем малайлар һәм кызлар Мамадыш районындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерына китәчәк.
Читать дальше...
Кәҗә маҗаралары
Кәҗә хәтле хәйләкәр хайван күргән юк иде әле. Бездә дә бар андый терлек. Әгәр ашарына печән яки бөртек салмасаң, мөгезе белән ишекне шакый башлый. Тормыш иптәшемә катлаулы операция булгач, кәҗә сөте файдалы дип ишеттек тә, кәҗә алырга булдык. Шушы яшькә җитеп, кәҗә асраганыбыз юк иде. Элек эштәге начальнигым Биләрдән иде. Сүз иярә сүз китеп: "Әни кәҗә сата",–дип ычкындырды. Алардан алдык та кәҗәне. Начальник җирән-сары чәчле иде, аның хөрмәтенә кәҗәгә дә Сарбай дип исем куштык. Читать дальше...
Зәй полиция Кыш бабае күп балалы һәм социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 46 балага Яңа ел күчтәнәчләре китерде. Бүләкләр Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хисабына әзерләнде. Полиция Кыш бабае белән бергә гаиләләрдә эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева да булып аларның көнкүренеше белән танышты, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер булуларын белдерде.
Ачлыктан, салкыннан коткардылар
Минем дә кәҗә белән бәйле онытылмас балачак хатирәләрен язып үтәсем килә.
Сугыш еллары, авыр заманнар. Әтиебез фронттан кайтмады. Без бер әнигә биш бала җыелып калдык. Ни ашарыбызга юк, ни кияребезгә юк. Халкыбыз гомер-гомергә асраган кәҗә белән сарык шул авыр вакытларда безне ачлыктан һәм салкыннан саклап калдылар.
Безнең бер кәҗәбез, ике сарыгыбыз бар иде. Әни шул кәҗәбезне саугач та, ачка үлмәсеннәр балалар, дип, берәр чәшке сөтен эчерә иде. Читать дальше...
Сакалбай эчүдән биздерде
Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. Шунда үзләренең мунча башына күзе төшеп, өне алынып катып калган бу. Мунча морҗасы янында җен утыра икән. "Күбрәк эчелгән, инде җеннәр күзгә күренә, тфү-тфү",–дип белгән догаларын укый теге. Яңадан башын күтәреп караса – һаман тегендә җен утыра, туп-туры моңа карап тора. Читать дальше...
Тиресе дә, йоны да кадерле иде
Райондашларыбыз кәҗә белән сарык турында газетага бик күп кызыклы хикәятләр яздылар. Без дә үз хуҗалыгыбызда гел сарыклар асрадык. Ә биредә мин сарык хакында түгел, авыр хезмәтләре тире эшкәртү, итек басу, толыплар, туннар тегү белән бәйле булган кешеләр хакында сөйләргә телим. Мондый осталар элек-электән үзләренең кешеләр өчен бик кирәкле булган хезмәтләре белән дан тоталар.
Андый осталар Борискино авылында да бар иде. Хәзер ул сарык тиресенең кадере юк. Читать дальше...
31 декабрь көнне район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел кичәсе була. Ул 19.00 сәгатьтә Кыш бабайлар, Кар кызлары, бизәлгән автомашиналар парады белән башланып китә.
Читать дальше...
Кайберәүләр “Кәҗә – мал түгел” дисә дә, районыбыз авылларында әлеге сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн күрүчеләр бар.
Читать дальше...
Сезне һәм гаиләләрегезне чын күңелдән күркәм бәйрәмнәр – якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлыйм. Берничә сәгатьтән без һәр йортта, Кремль курантлары сугуга, 2015 елны тантаналы төстә каршы алачакбыз.
Читать дальше...
31 декабрь 18.00 сәгатьтә
Үзәк мәйданда Яңа ел концерты була.
Рәхим итегез!
Яңа елга санаулы сәгатьләр калып, 2014 ел тарихка кереп бара. Ул күңелле вакыйгаларга, уңышларга бай булды. Киләсе елга без яхшыга өметләнеп, көчебезгә ышанган хәлдә керәбез. Аның нинди булуы – үзебездән тора. Алда – зур бәйрәмнәр, юбилейлар. Тарихка, туган шәһәребезнең гореф-гадәтләренә һәркемнең катнашы булуын аңласак иде. Күп кенә уңышлар һәм җиңүләргә нәкъ менә сез – лениногорскилыларның тырышлыгы аркасында ирешүебезгә ышанып калам.
Читать дальше...
2014 елның төрледән-төрле вакыйгалары белән тарихка язылыр чагы җитте. Районыбыз өчен дә узып баручы ел яңалыклар, үзгәрешләр чоры буларак истә калыр. Ә иң зур яңалык безне ел ахырында көткән икән. 15 ел дәвамында районыбыз белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән районына эшкә күчерелүе сәбәпле, район башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Аңа алмашка үзебезнең Базарлы Матак егете, моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Александр Никошин килде.
Читать дальше...
Татарстан синоптиклары, Яңа ел төненә һава температурасы сизелерлек суытачак, дип белдерде.
Читать дальше...