Зәй полиция Кыш бабае күп балалы һәм социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 46 балага Яңа ел күчтәнәчләре китерде. Бүләкләр Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хисабына әзерләнде. Полиция Кыш бабае белән бергә гаиләләрдә эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева да булып аларның көнкүренеше белән танышты, ярдәм кирәк булганда булышырга әзер булуларын белдерде.